16+

Бөкедә 40 минут утырудан ничек котылырга?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

Бөкедә 40 минут утырудан ничек котылырга?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

Республикада юллар төзүдә һәм төзекләндерүдә Россия Президенты Владимир Путинның, Премьер-министр Михаил Мишустинның һәм Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллинның ярдәмнәре зур, - дип башлады үзенең бәяләмәсен Рөстәм Миңнеханов.- М-12 “Мәскәү-Казан” автотрассасы һәм Идел аша яңа күпер, шулай ук М-7 автотрассасында Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләрен урап узучы юллар проектлары буенча эшләр дәвам итә. Зур проектлар җирле халык мәнфәгатьләренә кагыла, шунлыктан, мондый мәсьәләләрдә гаять тә игътибарлы булу зарур. Халык фикерен ишетә белергә һәм мәсьәләләрне дә халык мәнфәгатен яклап чишәргә кирәк.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов докладында әйтелгәнчә, республикада узган ел 61,746 километр юл төзелгән, 371,6 километр юл төзекләндерелгән, 13 яңа күпер салынган һәм 6 күпер ремонтланган. 10 авылга һәм 22 бакчачылык ширкатенә юл түшәлгән.

Россия Президенты Владимир Путин Указын гамәлгә ашыру максатында, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль программасы ярдәмендә 261,6 километр юл төзекләндерелгән, 13 светофор урнаштырылган, юл читләренә 8 167 метр койма тотылган.
— Юллар төзелешендә сыйфатны саклау мөһим. “Халык контроле” адресына кергән хәбәрләрнең 20 процентында халык юлларның начар булуыннан зарлана, - дип искәртте Рөстәм Миңеханов.

Чаллыда М-7 “Волга” автотрассасының 1048+300 һәм 1052+600 участокларында транспорт-юл чишелешләре төзелә башлый быел. Аларны 2024 елга тәмамлау бурычы куелган. Президент бу уңайдан юлларны аерым территорияләрне генә түгел, ә тулы бер агломерацияләрне исәпкә алып төзергә кушты. Ул шулай ук, Казанның Зур боҗра юлы төзелешенең шәһәр өчен әһәмиятле булганлыгын әйтте.

Эчке су транспортыннан 2020 елда 209,16 мең пассажир файдаланган, бу 2019 елгыдан 4,5 процентка кимрәк.
— Елга судноларын яңарту сорала. Безнең суднолар төзү заводының куәтләрен барларга кирәк. Компанияләрдәге судноларга 40-50 ел, алар инде тузган. Су транспортыннан күбрәк уртача күрсәтечтән кимрәк акча керемле кешеләр файдалана. Алар үзләренең бакчаларына, дачаларына бара. Су транспортын яңарту-социаль проект ул. Кече су маршрутларын яхшыртуны уйлашырга кирәк. Су ул туристларны җәлеп итү мөмкинлеге дә, елга юлы аз файдаланыла әле безнең, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанга узган ел 73 яңа автобус кайтартылган. Быел Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләренә “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль программасы кысаларында тагын 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай сатып алыначак.
Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортына кагылышлы авырлыклар килеп чыкты. Трамвайлар яна, бу да тиешенчә эшләп бетермәүне күрсәтә. Кеше бөкедә 30-40 минут утырса-утыра, ләкин, машинасыннан чыкмый. Җәмәгать транспортының уңайлы булуы шарт. Пассажирларга зыялы хезмәт күрсәтү таләп ителә, әлегә тупаслык очраклары да бар. Җәмәгать транспортын йөртүчеләрнең абруен күтәрү кирәк, алар кешеләрне йөртә, кешеләр иминлеге өчен җаваплылык ала, - дип, кадрларга игътибарны арттырыга чакырды Рөстәм Миңнеханов.

Республикада “Безнең ишегалды” проекты гамәлгә ашырыла.
Татарстан буенча мең ишегалды төзекләндерелде, кешеләр канәгатьлек белдерә. Дөрес, ишегалдын төзекләндерү катлаулы һәәм мәшәкатьле. Ләкин, ишегалларын да юллар төзелеше кебек үк сыйфатлы итеп башкарып чыгу-безнең бурыч, - дип, мәсьәләгә җаваплы карашны киметсәкә кушты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда автомобиль, һава һәм елга транспортында барлыгы 67 мең кеше эшли.

Коллегия утырышында “Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты”, “Волга дәүләт су транспорты университеты” һәм “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе” акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X