16+

Бүләк ияләре билгеле

Республикада күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк бирү күркәм гадәткә әйләнде. Ул һәр елны каләм ияләренә аеруча уңышлы дип табылган әсәрләре өчен тапшырыла. Әлеге бүләкне бирү Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» акционерлык җәмгыяте карары нигезендә оештырыла. Быел бу бүләккә Сәйдә Зыятдинова («Җиңел юл авырмы?» дигән китабы өчен), Мөҗәһит Әхмәтҗанов («Зирәк...

Республикада күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк бирү күркәм гадәткә әйләнде. Ул һәр елны каләм ияләренә аеруча уңышлы дип табылган әсәрләре өчен тапшырыла. Әлеге бүләкне бирү Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» акционерлык җәмгыяте карары нигезендә оештырыла.
Быел бу бүләккә Сәйдә Зыятдинова («Җиңел юл авырмы?» дигән китабы өчен), Мөҗәһит Әхмәтҗанов («Зирәк булу кирәк» җыентыгы өчен), Гөлзадә Әхтәмова («Күңел ашкынуы» китабы өчен) лаек булдылар. Кызыксындыру бүләкләренә Рүзәл Мөхәммәтшин («Каралама» җыентыгы өчен), Таһир Шәмсуаров («Моң коесы» китабы өчен), Резидә Шәрипова («Ялкау балыкчы») ия булды.
Болардан тыш ун студент С.Сөләйманова исемендәге стипендия алачак. Бүләкләрне тапшыру тантанасы 30 октябрьдә Әлмәт драма театры бинасында уза. Анда Казаннан да бер төркем язучылар, шагыйрьләр катнашуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading