Идел буе Болгар дәүләте ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды.
Заманында Болгарның үзенең дини мәктәбе - беренче Болгар университеты, дөресрәге, "Белем йорты" булган. Әлеге уку йорты 1080 елда галим Якуб ибн Ногман тарафыннан ачылып, халыкара дәрәҗәгә ирешә, анда укырга дөньяның төрле төбәкләреннән җыелганнар. Тарихи документларда Болгар дин галимнәре, фәлсәфәчеләр, фән белгечләре шәһәре буларак тасвирланган. Болгар ислам академиясен булдыру - шушы тарихны дәвам итү ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең чыгышында узган тарихыбызда бөтен дөньяга танылган татар мөселман галимнәренең күп булуын, безнең исә аларның эшләрен дәвам итәргә бурычлы булуыбызны билгеләп үтте.
- Ә моның өчен лаеклы уку йортыбыз булу зарур. Болгар ислам академиясендә белем алган шәкертләр борынгы мәгърифәтчеләребез, дин әһелләребезнең эшен дәвам итәргә сәләтле булырга тиешләр, - диде ул.
Тантаналы вакыйгада катнашкан Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов сүзләренчә, әлеге проект Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим.
- Илебезгә каршы идеологик һәм мәгълүмати сугыш алып барылган шушы чорда дини гыйлемне үстерү белән шөгыльләнә торган уку йортларын ачу - дөрес сәясәт. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм бердәмлек какшамас, дини аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, биредә көндәшлеккә сәләтле, тирән гыйлемле дин белгечләре әзерләнәчәк. Алар үз артларыннан яшьләрне ияртергә тиеш, югыйсә экстремистлар нәкъ менә аларны үз "кармагына" эләктерә. Болгар ислам академиясе төрле эстремистик агымнарга каршы торуда зур бер адым, - ди ул.
Гыйлем йорты нигезенә салып калдырылган, киләчәк буынга юлланган истәлек капсуласы татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. Капсула салынганда, бар халык тәбарәк әйтеп торды.
Биредә мөселман өммәте элитасы әзерләнәчәк
Болгар ислам академиясе илебезне генә түгел, Бәйсез дәүләтләр бергәлеге илләрен дә дини кадрлар белән тәэмин итеп торыр дигән өмет бар. Әлеге уку йортында мөселман өммәте элитасы - ислам фәннәре буенча галимнәр, магистрлар һәм докторлар әзерләнәчәк. Биредә бер үк вакытта 300 кеше укый алачак. Барысы биш кафедра эшләр дип ниятләнә. Уку комплексы территориясендә бөтенроссия ислам китапханәсе, Болгар голәмәләр советы, эксперт советы һәм татар дин әһелләре мирасын өйрәнү үзәге дә эшләячәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, академия иң беренче чиратта татар дини мирасын саклауны, дини гыйлем дәрәҗәсен үстерүне күз алдында тотып оештырыла.
- Алдыбызда мөселман өммәтен исламның хәнәфи-мәтуриди мәзхәбенә таянган традицион кыйммәтләре белән берләштерү, үстерү бурычы тора, - ди ул.
Бүгенге көндә академиянең белем бирү программасы эшләнә, җитәкчелек составы барлана, көнчыгыш илләрдә урнашкан дини югары уку йортлары тәҗрибәсе өйрәнелә.
Шунысын да әйтергә кирәк: шушы көннәрдә Болгар ислам академиясенең беренче партнерлары да барлыкка килде. Академия белән Дәмәшкъ университеты (Левант югары университеты) арасында килешү имзаланды.
"Мәчеттә намаз укыган өчен хезмәт хакы түләмиләр"
«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында да сүз, нигездә, дин әһелләрен әзерләү турында барды.
Иваново өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов фикеренчә, имамнарның имиджын күтәрергә кирәк.
- Ул башка һөнәрләр кебек хөрмәттә булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): "Арагызда иң хәерлегез шулдыр: кем дөнья мәшәкатьләрен ахирәт өчен калдырмый, һәм дә ахирәтен дөньясы өчен калдырмый", - дигән. Безгә дә шул балансны таба белергә кирәк. Имамнар алар ихластан үз эшләрен алып баручы дин әһелләре булсыннар. Элек муллалардан аштан ашка бәлеш ашап йөриләр дип көлгәннәр. Бу бит буш урында тумаган. Күпмедер күләмдә монда дөреслек тә бар. Арабызда үз кайгысын гына кайгыртучылар да юк түгел. Халык белән эшли белергә, аларны мәчетләргә тартырга кирәк. Җомга вәгазьләрен дөньяда барган хәлләргә бәйләп үткәрергә иде. Хәзер яшьләр интернетта утыра. Вәгазьләрне аудио яки видеовариантта интернетка элегез. Халык кая - без шунда булырга тиешбез, - ди ул.
Киров өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Зөфәр хәзрәт Галиуллин да шундый ук фикердә.
- Мәчеткә килеп намаз укыган өчен имамга хезмәт хакы түләнергә тиешме? Әлбәттә, юк. Элек бит имамнар мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә белем биргәннәр. Шәкертләр укытмый икән, хезмәт хакын да билгеләмәскә кирәк, - ди хәзрәт.
Киров өлкәсеннән килгән Нияз хәзрәт Кашапов та заманның имамнар алдында яңадан-яңа максатлар куюын әйтә.
- Безгә хәзер интернетта да утырырга, яшьләр янына клубка кереп очрашулар да үткәрергә, мәктәпләргә барып, укучы балалар белән дә күрешергә, хәтта китапханәләргә дә юл салырга кирәк, - ди ул.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында, татар имамнары алдында торган төп бурыч дип бабаларыбыз юлын дәвам итүне һәм алар өйрәткәннәрне халыкка җиткерүне атады. Аныңча, бүгенге көндә халыкка, аеруча яшьләргә, имам Әбү Хәнифә мирасын өйрәтү, мәзхәб мәсьәләләрен аңлату бигрәк тә мөһим.
- Нишләп бүген мөселман өммәте ялган диннәргә каршы тору юлларын эзләргә мәҗбүр? Иң беренче сәбәбе - гыйльми-дини мирасны белмәү. Икенче сәбәп - тәкъвалыкны югалту. Изге Коръәндә Раббыбыз: «Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер», - дип кисәткән. Менә шуны истән чыгармасак иде. Өченче сәбәп - кешеләрнең тормышы бәрәкәтле, бәхетле булсын өчен иман ныклыгы кирәклеген оныту. Аллаһы Тәгалә Коръәннең хакыйкый булуын саклый. Без исә ислам динен сакларга һәм таратырга тиешбез, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утырган имамнарга.
***
Фәрид хәзрәт Сәлман , Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры:
- Болгар ислам академиясен төзү дигәнгә караганда, аны тергезү дию дөресрәк булыр. Шәһри Болгар элекке заманда ук дин белгечләре шәһәре булган. Аның атамасы - Болгар сүзе дә белгерләр, галимнәр иле дигәнне аңлата. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, меңенче елларда ук Болгарда көчле дини уку йорты була. Анда Гыйрактан, Ираннан ук килеп укыганнар. Алар безгә юкка гына килеп укымаган бит, безнең халык тирән гыйлемле булганга килгәннәр. болгар ислам академиясе дә Болгарның элекке абруен кайтарсын иде. Иншалла, өметебез зур. Гыйлемне чит илгә барып түгел, үзебездә кәсеп итәргә вакыт җитте.
Рушан хәзрәт Аббасов , Россиянең мөфтиләр советы рәисе урынбасары:
- Хәрәкәттә - бәрәкәт, дибез. Аллага шөкер, хәрәкәт күренә. Болгар ислам академиясен төзергә керештек. Аның бөтен проект-документлары әзер, төзеп куясы гына бар. Академия безгә бик кирәк. Илдә-дөньяда барган катлаулы вазгыятьләрне күз алдында тоткан хәлдә, Россиядә мондый югары уку йорты булырга тиеш.
Рамил хәзрәт Беляев, Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы:
- Россиядә дини югары уку йортлары күп, алар күп булган саен яхшы дип уйлыйм мин. Болгар ислам академиясен дә күпсенергә кирәкми. Экстремистик агымнарга каршы көрәшү өчен без тиз арада тирән гыйлемле дин белгечләрен әзерләргә тиешбез. Алар ярдәмендә террористларга каршы көрәш алып бару күпкә уңйлырак булачак. Безнең җәмгыятебез, кызганычка, бүгенге көндә дини яктан тирән белемле дип әйтә алмыйбыз. Болгар ислам академиясенең ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән урында урнашуы символик мәгънәгә ия.
Комментарийлар