Болгарда хәзинә тулы сандык табылган. Ә сандык эчендә көмеш беләзекләр сакланган.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов әйтүенчә, әлеге уникаль табылдыкка археологик казыну эшләре алып барган Мәскәү белгечләре тап булган. Казу эшләре Болгар шәһәрчегенең үзәк өлешеннән көньякка таба юнәлештә алып барыла. Казу эшләре вакытында төрбә бинасының һәм шул төрбәдә...
Болгарда хәзинә тулы сандык табылган. Ә сандык эчендә көмеш беләзекләр сакланган.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов әйтүенчә, әлеге уникаль табылдыкка археологик казыну эшләре алып барган Мәскәү белгечләре тап булган. Казу эшләре Болгар шәһәрчегенең үзәк өлешеннән көньякка таба юнәлештә алып барыла. Казу эшләре вакытында төрбә бинасының һәм шул төрбәдә сакланган эпиграфик һәйкәлнең бер өлеше табылган. Болардан кала, көмеш эшләнмәләр салынган сандыкка да тап булалар.
Табылдыклар XIV гасырга караган унике предметтан тора. Хәзерге вакытта археологлар аларны чистарту эшләрен алып бара. Беренче кат өйрәнелгәннән соң, аларны Болгар музей-тыюлыгына тапшырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар