16+

Болгарда ислам нинди булган?

Кичә ТР Мөселманнарының диния нәзарәте Бөек Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә багышланган «Болгарларда ислам: тикшереләсе мәсьәләләр» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Чарада ТР Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Илдус Фәиз катнашты. Утырышта шулай ук ислам тарихын өйрәнгән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин белгечләре, язучылар, аерым алганда, ислам тарихын, аның үсеш юлларын...

Тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин үз чыгышында Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Тарихчы ул чордагы галимнәрнең бөтендөнья күләмендә дан тотканын ассызыклап узды. «Болгар галимнәренең хезмәтләренә бөтен ислам дөньясында зур яңгыраш бирелә. Бу ул чордагы дини тәгълиматның зур үсештә булуын дәлилли», - диде Гамирҗан Дәүләтшин. Профессор үзенең чыгышында шулай ук безнең җирлектәге ислам тарихы һәм мәдәнияте турында тәфсилле дәреслекнең бүгенге көнгә кадәр дөнья күрмәвенә хафалануын белдерде.
Профессор Фаяз Хуҗин исә үз чиратында болгарларның ислам динен кабул итүе Татарстан җитәкчелеге тарафыннан истәлекле көн итеп билгеләнүен уңай яктан бәяләде. Галим әлеге темага һәм мәсьәләгә карата киң җәмәгатьчелектә дә кызыксыну уятырга кирәк ди. «Болгар дәүләтендәге исламга багышланган мондый түгәрәк өстәлләрне ешрак, кирәк булса, һәр елны шушы бәйрәм көннәрендә оештырырга кирәк», - дип белдерде тарихчы үзенең аеруча җанлы һәм эмоциональ чыгышында. Фаяз Хуҗин шулай ук Ибн Фадланның Болгарга килүе турындагы мәглүматны кире какты. «Болгардагы ислам күбрәк Биләр белән бәйле», - диде профессор, һәм үз фикеренә дәлил рәвешендә мөфти Илдус Фәизгә X гасырда Биләрдә төзелгән мәчетнең рәсемен сузды. Галим Болгарның халыкара туристлык үзәге ролен дә уйный башлавын билгеләп узды.
Утырышның азагында катнашучылар җанлы рәвештә фикер алыштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading