16+

Бөтен кешегә дә ыржаеп торырга тиеш түгелдер лә!

Әнинең бик еш әйтә торган бер сүзе бар. Кызым, хәзер ялагайлар заманы шул, дип кабатларга ярата ул.

Бөтен кешегә дә ыржаеп торырга тиеш түгелдер лә!

Әнинең бик еш әйтә торган бер сүзе бар. Кызым, хәзер ялагайлар заманы шул, дип кабатларга ярата ул.

Авырсулап әйтә ул бу сүзләрне. “Кайчан шалтыратма, әни, мин эштә әле, дисең. Бу тырышлыкларыңны бәялиләрме соң синең, балакаем?!” - дип, әниләрчә кайгыртучанлык күрсәтеп, минем өчен борчылып та ала әле үзе.

 "Юк, әни, күп очракта бәяләмиләр шул!" - дип җавап бирәм. Дөресе дә шул. Безнең хезмәт бәяләнми. Җитәкчеләр тарафыннан гына дип әйтмим. Аларга әллә ни тел-теш тидерәсем килми.

Кураторыбызга рәхмәттән башка сүзем юк, һәрчак җылы сүз әйтеп, үсендереп тора. Ә менә гади халыкка ярап бетеп булмый. (бөтен кешегә ярап бетеп булмаганын да аңлыйм аңлавын). Мәтәлчек тә атасың, кайчак маймыл булып, читак-читак сикерергә дә туры килә, сәхнә буйлап үрмәләп, шуышып йөрүләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Булган-булган, яхшы булсын, дип, үз хезмәт хакыңны чыгарып салган чаклар да еш була. Әйе, әйе, нәкъ шулай! Авылда узган һәрбер чараның оештыручысы да, иганәчесе дә без – мәдәният хезмәткәрләре! 

Ә нәтиҗәсе нәрсә, дисезме? Нәтиҗәсе нәкъ Әнгам Атнабаев шигырендәгечә: "Бу кешегә һәрчак нидер җитми. Кара икмәк булса, ак җитми!" Югыйсә, мәдәният хезмәткәрләре дә кеше затыннан бит инде.

Безнең дә Татарстан халкы дәррәү кубып ял иткәндә ял итәсе, бәйрәм табыны артында, туган-тумачалар белән җыйнаулашып, бәйрәм итәсе килә. Тик булмый. Барысына да кул селтәп, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, әти-әниең, балаларың барлыгын да онытып, эшкә йөгерәсе, авыл халкының күңелен күрәсе, аларга бәйрәм рухы бүләк итәсе бар. Әле җитмәсә, кайбер "акыллы башларның": "Болайрак кирәк иде, тегеләйрәк итәсе калган", - дигән "киңәшләрен" дә, канәгатьсезлекләрен дә тыңлыйсы бар.

Сүз башым бит әле Шүрәле, дигәндәй, темадан бераз читкәрәк киттем бугай. Әнием әйтмешли, ни кызганыч, ялагайлар заманында яшибез бүген. Өч тиенлек эшләре булмаса да, каядыр үрмәләргә тырышучылар арасында. Әнә шул Ялагайлык дигән галиҗанәп әфәнде артларыннан этеп тора да инде мескенкәйләрне. 

Ялагайлык дип исемләнгән әфәнде белән бер дә дус түгел мин үзем. Ни өчендер уртак тел таба алмыйм мин аның белән. Юк инде, җәмәгать, бәхеткә каршы, (ә бәлки кызганычка каршыдыр) Ходай миңа андый сыйфат бирмәгән.

Кешенең кайда, кем булып эшләвенә карамастан, мактарлык гамәлләре булса, мактыйм, курыкмыйча, турысын әйтә алам. Ә турысын әйткән нишләгән ди әле анда? Дөрес! Туганына ярамаган. Шул туры сүзле булганым өчен аз эләкмәде инде миңа. Кайберәүләрнең кырын карашларын әле бүген дә тоеп яшим. Иң мөһиме: нинди генә ситуация булмасын, үземнең принципларыма хыянәт итмичә, үзем булып калам. 

Кайберәүләр кебек, юк-бар йомышны бар итеп, тырт иткән саен җитәкчеләр ишек төбен дә саклап торганым юк. Минем аннан мөһимрәк эшләрем дә күп. Болай да вакыт җиткерә алмый тилмерәм. Үз фикеремә каршы килеп, кемнәрнеңдер фикерен хуплап, салпы якларына салам кыстырып та йөрмим.

Нишләп әле мин аларга ярарга тырышырга тиеш, ди?! Кайберәүләр кебек җитәкчеләргә ярыйм, дип, көчәнә-көчәнә елмаю да, мескенләнү дә минем өчен түгел. Мин күңелемә ошаган кешеләр белән генә елмаеп исәнләшәм. Әгәр дә минем караш кемгәдер төксе булып тоела икән, димәк аның сәбәбе бар. Мин бөтен кешегә дә ыржаеп торырга тиеш түгелдер лә инде!

Әллә, минәйтәм, Ялагай әфәнде белән уртак тел табарга тырышып карарга инде? Ә нәрсә? Мин кемнән ким? Янәшәгездә аз мәллә шундыйлар? Кыенсынмыйлар да, намуслары да борчымый. Йөзләренә битлек киеп, ирен читләренә мыскыллы елмаю элеп, үзләренчә тантана итеп яшиләр бит әле! Җитәкчеләрнең ишек төбен таптаудан, каршыларында көчәнә-көчәнә елмаюдан гына укам коелмас әле.

Ни дисәм дә, кырыкның коерыгына басып килгәндә, килделе-киттеле дусларны юлдаш итеп булмастыр инде ул. Булганнарының кадерен белеп, аралашып яшәргә язсын.

Кем әйтмешли, бу тормышта һәркемнең үз юлы. Кем җиңүгә нинди юллар аша килә бит! Әлеге дә баягы ялагайлану бәрабәренәме ул, башкаларны таптап узу хисабынамы, әллә инде кемнеңдер хезмәтен урлап, үзеңнеке итеп күрсәтү максатыннанмы - мөһим түгел кебек.

Күңелдә җыелып килгәннәрне бәян итеп, бер фәлсәфә куертып алу булды бу. Әлеге язмамда кайберәүләр, бәлки, үзләрен таныганнардыр да. Ил-көннәребез тыныч булсын да, Ходай саулыктан аермасын. Иң мөһиме: кылган гамәлләрегез өчен намусыгыз борчымаслык итеп яшәргә язсын һәрберебезгә дә. 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading