16+

Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Быел 4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы узачак. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30 чит илдән 900дән ­артык делегат катнашачак. Форум турында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» да узган...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Быел 4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы узачак. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30 чит илдән 900дән ­артык делегат катнашачак. Форум турында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» да узган...

VII Бөтендөнья татар яшь­ләре форумының программасы бер ел дәвамында тупланды.

- Форумда яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. Дүрт көн дәвамында биш юнәлештә узачак «Акыл фабрикасы» секция форматында эшләячәк. Пленар утырышта Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә. «Бөтен­дөнья татар кафесы», Заманча татар музыкасы кичәсе, «Корстон» үзәгендә «Проектлар аллеясы» дә үтәчәк. Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында әдәби-музыкаль кичә оештырыла, - дип белдерде Данис Шакиров.

Шулай ук Кырлай авы­лына Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплексына бару, Арчадагы шәһәр көнендә катнашу планлаштырылган. Форумның соңгы көнендә, ягъни 7 августта, «Иннополис» объектларына экскурсия һәм «Печән базары» фестивале программага кертелгән.

Быелгы форум белем бирү, белем таратуга багышланган дип әйтсәк, ялгыш булмас, чөнки форумның барлык делегатлары катнашында Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе уздырылачак. Бу хакта тулырак Тәбрис Яруллин сөйләп китте.

- Форум ике елга бер уздырыла. Һәр форумга яңалыклар өстәргә тырышабыз. Һәрвакытта үзебезгә югары таләп­ләр куябыз. Ике ел элек без белем бирү юнәлешенә кереп киттек. «Акыл фабрикасы»ның үзебезгә кызык, үзенчәлекле темаларын быел форумда зур масштабта күрсәтергә булдык. Ел саен үз эшчәнлеге, тәҗрибәләре белән уртак­лашучы яшьләр артканнан-артып бара.

Делегатларның бер-берсе бе­лән танышуы да эш­лекле уен форматында узачак. Катнашучылар үзләренең эшчәнлекләре белән, оешмалары, үзләре белән таныштырачак­лар. Һәр танышуны үзеңә аерым бер татар дөньясын ачу белән чагыштырып буладыр.

Бер-ике ай алдан делегатлар үзләренең проектларын әзерләгәннәр. Катнашучылар проектны ничек күзаллый, аның киләчәге турында «Проектлар аллеясы»нда тәкъдим итәчәкләр.

Ике ел дәвамында уңыш­лы уздырылган проектлар мәктәбе «Акыл фабрикасы» форумда зур урынны алып тора.

- «Акыл фабрикасы» лекторияләрдә башланып китәчәк, үзләренә яңа мәгълүмат алгач, яшьләр үз проект­ларын төзи башлаячаклар. Татар мәдәния­те бөтен дөньяда да билгеле булырга тиеш. Бу безнең төп максатларның берсе булып тора. Проектлар ярдәмендә яшьләр үз төбәкләрендә татар мәдәниятен күрсәтә алачак. «Акыл фабрикасы»ның төп элементы - татар телле яшьләр мәдәниятен төзү, - дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.

VII форум эшчәнлеге нәти­җәсендә Бөтендөнья татар яшь­ләре форумының Координацион Советтан һәм рәистән торган идарә органы сайланачак. Шулай ук татар яшьләренең инициатив картасы кабул ителәчәк. Даими эш­ләүче идарә органына Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading