16+

«Бу балалар бакчасы һава кебек кирәк иде»

Бер көн эчендә Буаның Үзәк паркында, районның Бикмураз авылында - «Миләшкәй» балалар бакчасы, Чүпрәле районында Балалар иҗат йорты һәм балаларны савыктыру лагеры ачылды.

«Бу балалар бакчасы һава кебек кирәк иде»

Бер көн эчендә Буаның Үзәк паркында, районның Бикмураз авылында - «Миләшкәй» балалар бакчасы, Чүпрәле районында Балалар иҗат йорты һәм балаларны савыктыру лагеры ачылды.

Татарстанда авыллар үсешенә йөз тотучы берничә социаль программа тормышка ашырылып килә. Алар кысаларында мәдәни үзәкләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, универсаль спорт мәйданчыклары төзелә. 2011-2015 елларда гына авылларда 200гә якын балалар бакчасы ачылган. Буа һәм Чүпрәле районнарындагы «өй туйлары» да - шул программалар нәтиҗәләре.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буаның Үзәк паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган мемориалга һәм Социалистик хезмәт геройлары мемориалына чәчәкләр салды. Президент ярдәмчесе Наталья Фишман җиткергән мәгълүматлар буенча, паркта төзекләндерү соңгы тапкыр 25 ел элек башкарылган булган. Быел төзекләндерү эшләре ике этапка бүлеп үткәрелә. Икенче этапка кертелгән эшләрне Төзүчеләр көненә төгәлләү ниятләнелгән. Әлеге вакытка паркка керү капкасы ахырына кадәр эшләп бетерелмәгән, беседкаларны, сәхнәне тәмамлыйсы, яктырткычлар, эскәмияләр куясы бар.

80 урынга исәпләнгән «Миләшкәй» балалар бакчасын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов быел Татарстанда 56 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндерелүен әйтте, бу программаның алдагы елларда да дәвам иттереләчәген белдерде. Шунысы мө­һим, илдәге икътисади вазгыять катлаулы булуга карамастан, республикада утыздан артык социаль программаның берсе дә туктатылмады.

- Мәктәпкәчә белем бирү баскычы - яшь буын тәрбиясендә мөһим этап. Балалар бакчасы ул вакыт уздыру урыны гына түгел, ә чып-чын мәктәп. Биредәге атмосфера көндәшлеккә сәләтле киләчәк буыныбызны тәрбияләрлек булырга тиеш, - диде республика җитәкчесе.

Бакча мөдире Лилия Вәлиуллина балалар бакчасына сөенүне яшермәде.

- Ул безгә бик кирәк иде, - диде ул. - Авыл үсә, яңа йортлар төзелә. Әле тагын 140 йорт төзелә. Яшь гаиләләр, балалар күп. Бу балалар бакчасы һава кебек кирәк иде.

Ул быел республикада балалар лагерьларын яңарту буенча зур эшләр башкарылганлыгына да тукталды.

- Бу лагерьларда көньяк савыктыру урыннарындагы кебек үк шартлар тудырырга кирәк. Балалар үзебездә дә әйбәт ял итә алалар икән, курорт төбәкләренә бару өчен вакыт һәм акча туздырырга кирәкми, - диде ул.

«Чайка» лагеры 60 нчы еллардан ук эшли. 2015 елның сентябрендә капиталь ремонт өчен акча бүленеп бирелгән, әмма ремонтлап кына калмыйча, төп объект­ларны кире төзегәннәр. Әйтик, яңа йокы корпусы, ашханә, спорт мәйданчыгы һәм башка корылмалар төзелгән. Нәтиҗәдә, урыннар саны да 70кә арткан. Бүген инде биредә өченче смена балалар ял итә. Киләчәктә «Чайка» лагеры ел дәвамында эшләр дип ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading