16+

Бу илдә тик пенсионерлар эшли!

Бөтен җирдә - пенсионерлар, ә яшьләргә урын бирүче юк... Мин дә берни күрми идем. Бәхеткә, чүт кенә чирләп алдым. Кызык икән ул авыргач! Сау-сәламәт чагыңда анда чабасың, монда чабасың... Мең мәшәкать өелгән, эш бетми, вакыт җитми. Бернәрсә күрәлмисең... Әавыргач!.. Теге проблемаларыңның берсе дә калмый. Больничныйга чыгу белән бетә. Һәм үзеңне...

Бөтен җирдә - пенсионерлар, ә яшьләргә урын бирүче юк... Мин дә берни күрми идем. Бәхеткә, чүт кенә чирләп алдым. Кызык икән ул авыргач! Сау-сәламәт чагыңда анда чабасың, монда чабасың... Мең мәшәкать өелгән, эш бетми, вакыт җитми. Бернәрсә күрәлмисең...
Әавыргач!.. Теге проблемаларыңның берсе дә калмый. Больничныйга чыгу белән бетә. Һәм үзеңне гомер буе эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераныдай тоясың. Эшең дә юк, көчең дә юк, кадерең дә юк... Чын пенсионер.
Пенсионер дигәннән... Чир белән ялның беренче өч көне генә кызык. Шуннан ялкыта башлый. Чирле терелергә тырыша, пенсионер - эшкә чыгарга.
Берәр оешмага барып керсәң, вахтер булып кем утыра? Пенсионер. Кибеткә яки больницага керсәң, швабра тотып кем идән юып йөри? Пенсионер. Урамга чыксаң, дворник кем? Пенсионер...
Бу илдә тик пенсионерлар гына эшли. Алар ике меңгә дә, бер меңгә дә, бушка да эшләргә әзер. Шуңа күрә яшьләргә эш юк. Алар урам буенда интегеп йөриләр. «Тойота»ларда, «мерс»ларда... Юаныч эзләп рестораннарга, төнге клубларга кереп утыралар... Һәм таң атуга, дөньяның бер кызыгын да тапмыйча, шәһәр читендәге виллаларына, коттеджларына кайтып егылалар. Яшьләргә эш юк...
Ә пенсионерлар эшли!.. Кайберләре икешәр, өчәр, бишәр урында эшли. Чөнки аларның башка чарасы юк. Пенсия аз... Ә балаларны карарга кирәк... Өстәвенә, оныклар да... өйләнергә йөри... Ә яшьләргә урын бирүче юк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading