16+

“Бу Сабан туеннан да көчле”

Кабан күле яр буенда бию остаханәләренең яңа сезоны башланды.

“Бу Сабан туеннан да көчле”

Кабан күле яр буенда бию остаханәләренең яңа сезоны башланды.

Быел «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында биюле уеннар өйрәтеләчәк. Әлеге проект инде 4 ел Казан Мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла.  

Бу сезонның беренче остаханәдә катнашучылар әйлән-бәйлән бию уены үзенчәлекләре белән танышты. Гадәттәгечә кичә перформанстан башланды. Сезонның беренче чарасы гына булса да, Кабан күле яр буенда биюләрне һәр елны зарыгып көтеп алучылар бихисап икән. Казаннан Лилия Иванова да бу проектта өченче ел катнаша. 

- Быел шундый нык көттем бу бию остаханәләрен. Татар биюләренә бик сусадым. Һәр дәресне:  “Бүген ни өйрәтерләр икән”, -  дип көтеп алам. Университетта укыганда “Каз канаты” ансамбленә йөргән идем, Аллаһка шөкер менә 40 ел элемтәләребеә өзелми. Узган елны 15ләп кеше атна саен шушы чарага килеп биедек. Хәтта Чаллы, Азнакайдан килүчеләр дә булды. Һәр елны очрашып торсак та, биюле күрешүләр тагын да күңелле, - ди ул. 
Күренекле балетмейстер, этнограф Гай Таһиров «Татар фольклор биюләре» дигән җыентыкка нигезләнеп, һәр чарада татар халык биюләре төрләре өйрәтеләчәк.  Беренче дәрестә, Казанлылар һәм башкала кунаклары «түгәрәк уен», «күчмә бию», «күпер», «капкалы» фольклор уеннарын уйнады. Хәтта чит илдән килгән кунаклар да татар биюенә битараф кала алмады. Кытай һәм Иран егетләре дә татарча биеде. “Без русча да, татарча да белмибез”, - дисәләр дә. Җитез татар кызлары “хәзер өйрәтәбез”, - диделәр. 

83 яшьлек Мөнәвәрә Габдуллина да ел саен бию остаханәсендә катнаша. Читтә оялып торган яшьләрне дә Мөнәвәрә апа биетә ала. “Әйдәгез биибез!” - дип һәркемне килеп биюгә чакыра.

- Һәр елны киләм монда, оештыручы кызлар-егетләргә рәхмәт. Монда килеп энергия җыеп кайтам, кечкенә чактан гел биедем. Бу Сабан туеннан да көчле чара. Сабан туенда бит бөтен кеше дә мәйдан уртасына чыгып бии алмый. Ә монда рәхәтләнеп, чын күңелдән биисең. Әй, кызым, бертуганнарым исән булса, бергә килер идек. Алты баладан берүзем калдым бит. Юкка гына үлән ашап үсмәгәнмендер, шулар гына бу яшькә хәтле җиткерде, - дип сөйләде Мөнәвәрә апа.
Шәһәр үзәгендә татар биюләре, татар көйләре яңгырап тору куандыра. Чит төбәкләрдән килгән туристлар өчен дә Казан турында нинди матур истәлек була. Һәр пәнҗешәмбе кичке сәгать 6да Кабан күле яр буена килегез. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading