16+

Бу юлы корбан – сенатор

Америка Кушма Штатларында корал куллану белән чираттагы гауга. Бу юлы коралны ирекле йөртү турындагы законның камил булмавының корбаннары - АКШның Вирджиния штаты сенаторы белән аның 24 яшьлек улы Гас.

Бу юлы корбан – сенатор

Америка Кушма Штатларында корал куллану белән чираттагы гауга. Бу юлы коралны ирекле йөртү турындагы законның камил булмавының корбаннары - АКШның Вирджиния штаты сенаторы белән аның 24 яшьлек улы Гас.

Сенатор Крейг Дидс берничә пычак ярасы белән хастаханәгә китерелгән. Ә утлы корал яралары алган Гас Дидс өендә полиция белән ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк вафат булган.
Тикшерү хәзер җинаятьнең ике версиясен өйрәнә. Аларның беренчесе буенча, сенаторның гаиләсенә билгесез затлар һөҗүм иткән һәм бу аның эшчәнлегенә бәйле. Икенчесе - җинаятьтә гаепне сенатор улының өстенә яга. Дүшәмбе көнне Гас җирле сырхауханәнең психиатрына күренергә барган булган. Тикшерүдән соң, егетне хастаханәгә салырга тиеш булганнар, әмма буш урыннар булмау сәбәпле, аны өенә чыгарганнар. Психик халәте яхшылардан булмаган егет, әтисен яралап, үзен атып үтергән булуы да бик мөмкин икән.
АКШта коралны ирекле рәвештә йөртү рөхсәт ителү сәбәпле, анда охшаш җинаятьләр даими рәвештә булып тора. Ил хөкүмәте никтер моны күрмәмешкә салынып, проблеманы чишәргә ашыкмый. Шул ваемсызлык аркасында, Америка инде күпме гражданнарын югалтты һәм Конституциядәге җитешсезлек корбаннары торган саен арта гына бара. Бу юлы зыян күрүченең гади кеше түгел, ә сенатор булуы, бәлки, хөкүмәтне яңа закон кабул итүгә этәрер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading