16+

Буа районында яшәүче теш табибы трактор ясаган

Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы-ортопед, ләкин төп эшеннән бушаган арада ул тимер-томырдан могҗиза тудыра. Ал көпчәк «ЗИЛ»ныкы, арткысы - «Волга»дан Узган ел ахырында туганы Илсур Фәхретдинов, син моннан берәр нәрсә әмәлләрсең әле, дип, "УД-2" двигателе китереп биргән Рәшиткә. Ул исә тоткан да.. трактор ясаган! Үз йорты белән яши, җир...

Буа районында яшәүче теш табибы трактор ясаган

Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы-ортопед, ләкин төп эшеннән бушаган арада ул тимер-томырдан могҗиза тудыра. Ал көпчәк «ЗИЛ»ныкы, арткысы - «Волга»дан Узган ел ахырында туганы Илсур Фәхретдинов, син моннан берәр нәрсә әмәлләрсең әле, дип, "УД-2" двигателе китереп биргән Рәшиткә. Ул исә тоткан да.. трактор ясаган! Үз йорты белән яши, җир...

Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы-ортопед, ләкин төп эшеннән бушаган арада ул тимер-томырдан могҗиза тудыра.

Ал көпчәк «ЗИЛ»ныкы, арткысы - «Волга»дан
Узган ел ахырында туганы Илсур Фәхретдинов, син моннан берәр нәрсә әмәлләрсең әле, дип, "УД-2" двигателе китереп биргән Рәшиткә. Ул исә тоткан да.. трактор ясаган! Үз йорты белән яши, җир эшкәртү өчен һаман кешедән техника сорап торыргамы инде? Бер ай дигәндә трактор ЗиЛ-157 һәм "Волга" автомобиле көпчәкләрендә басып торган инде. Двигателе - "УД-2". Озынлыгы - ике метр, киңлеге метр ярымлы тракторның арткы күперчеге - "ГАЗ-51" автомобиленеке. Рәшитнең тракторының "ДТ-75"тән өстенлеге дә бар - җир башында чокырлар калдырмый. Сөрү тизлеге сәгатькә 5-6 чакрым. Сабанны күтәртә-төшертә торган җайланмасы, руле, утыргычы, калайдан бөкләп ясалган крылолары бар. Яктырткыч өчен иске тракторфараларын кулланган. Өсте брезент япмалы.

- Агрофирмаларда, оешмаларда күп техника тузды. Эшкә яраксыз, дип ташлыйлар. "Вторчермет"ка тапшырылган агрегатлар арасында кайчакта 200 сумлык берничә подшипник алып куйсаң, әле хезмәт итәрлек җиһазлар бар, - ди Рәшит.

Бабай истәлеге
Рәшитнең техникага мөкиббәнлеге әтисе Кәшшаф абыйдан киләдер.
- Җиде яшемдә әти мине, итәгенә утыртып, руль борырга өйрәтте, - ди Рәшит. - Егет булгач, двигательләре тузган ике "ГАЗ-53" машинасын арзан гына бәядән сатып алдым. Күгәргән, эшкә яраксыз калайларын, детальләрен ташлап, ике искедән бер машина җыйдым. 20 ел буе хезмәт итте ул машина. Печән, салам, кирпеч, утын, дачадан бәрәңге, яшелчә төяп кайтырга үтереп биргән иде инде менә!

Бервакыт Апас районының Бакырчы авылында яшәгән бабасы аңа истәлеге итеп сакларга "ИЖ-49" мотоциклы бирә. Казанда медицина институтында уку дәверендә Рәшит аңа утырып биш ел йөрде. "ИЖ-49" хәзер коллекциягә җыя торган техника инде. "Сат әле, зинһар өчен", - дип килүчеләр дә байтак, ди. Бабай истәлегенме? Гомердә дә! Матай әле дә йөрергә яраклы - утыр да чыгып чап.

Рәшит йортта булган башка техниканың да мөмкинлекләрен киңәйтергә тырыша. Квадроциклга кар эттергеч беркеткән. Аның белән җир сөрергә дә була иде, ди, әмма бу кыйммәтле техниканың вакытыннан алда "аягын сузуын" теләмәгән табиб үзенчәлекле трактор тудырган.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading