16+

Булышлык дәвам итә

Татарстан Кырым-татар театрына һәм Кырым Дәүләт Советына автобус һәм оргтехника тапшырды.

Татарстан Кырым-татар театрына һәм Кырым Дәүләт Советына автобус һәм оргтехника тапшырды.

Сигезенче сентябрьдә тантаналы рәвештә Кырым-татар академия музыкаль-драма театрына заманча маркалы «Hyundai Universe Space Luxury» автомобиле, Кырым республикасы Дәүләт Советына оргтехника (компьютерлар, принтерлар, күпфункцияле җайланмалар, планшетлы ПК, копияләр ясау аппараты, телефон-факс) бүләк итеп бирелде. Тантанада Кырым Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов, Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев, Кырым-татар академия музыкаль-драма театры директоры Билал Билалов һәм театр коллективы катнашты.

30 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Дәүләт Советы вәкилләре белән очрашкан иде. Ул вакытта кунаклар дөньядагы бердәнбер кырым-татар театрына ярдәм, Дәүләт Советын оргтехника белән җиһазландырырга булышлык күрсәтелсә иде, дигән гозерләрен белдергәннәр иде. Бер атна дигәндә бүләкләр ярымутрауга илтеп җиткерелде.

Алга таба театрга яктырту җиһазлары һәм тамашачы залына урындыклар урнаштыру буенча булышлык күрсәтү планлаштырыла.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре Кырым Дәүләт Советына яңа рәсми сайт ясарга булышачак.

Белешмә өчен:
Кырым-татар академия музыкаль-драма театры 25 ел эшли. Шул дәвердә театр сәхнәсендә 120дән артык спектакль куелды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading