16+

Бушка кием-салым өләшә

Чын күңелдән башкаларга ярдәм итүне үзенә тормыш девизы итеп алучылар яныбызда булса да, алар күп түгел. Шуларның берсе – Оксана Баранкова. Ул Буа районында хәйрия склады оештырган. 

Бушка кием-салым өләшә

Чын күңелдән башкаларга ярдәм итүне үзенә тормыш девизы итеп алучылар яныбызда булса да, алар күп түгел. Шуларның берсе – Оксана Баранкова. Ул Буа районында хәйрия склады оештырган. 

Әлеге эш өч ел элек Ямбулат авылында башланып киткән. Бер яктан Оксана битараф булмаган кешеләрдән кием-салым, аяк киеме, балалар уенчыгы һәм, хәтта, азык-төлек җыйса, икенче яктан аларны ул мохтаҗ гаиләләргә өләшә. Иң элек мондый склад Зур Фролово дигән авылда урнашкан булган, аның белән инде биш елдан артык шөгыльләнәләр. Баранкова исә әлеге хәйриячелек эшен Ямбулатта да җәелдерергә уйлый. Бу юнәлешкә әнисе белән икәү алынганнар. Ул үзе клуб мөдире булып та хезмәт куя. Хәзер аларга дини оешмалар да еш ярдәм итә, кайвакыт атнасына берничә мәртәбә кием-салым һәм аяк киемнәре җибәрәләр.

– Ни өчен шушы хәйриячелеккә кереп киттегез? Нәрсә этәрде сезне моңа? — дигән сорау бирмәсәм, дөрес булмастыр.
– Үземнең дүрт бала, әле җитмәсә акчаны да гаиләдә мин генә эшлим, шуңа күрә күп балалы аналарның хәлен бик яхшы аңлыйм. Аларга кием-салым яисә аяк киеме сатып алу авыр, кайвакыт сабыйларына уенчык бирү дә булдыра алмаслык хәл. Боларны белеп, бернәрсә дә эшләмәсәм үземне гафу итә алмасмын кебек. Оештыру сәләтем бар, ни куаныч, битараф булмаган кешеләр җитәрлек, нишләп әле хәйрия склады ачмаска? Без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш, – дип, җаваплады Оксана Баранкова. 

Әле кием генә түгел, мохтаҗларга азык-төлек тә өләшәләр. Әйтик, күптән түгел генә колбаса, икмәк һәм башкалар төялгән пакетлар өлкәннәргә бирелгән, инвалидлар ункөнлегендә дә әлеге акция дәвам итә.

Бастың исә, хәйрия складына күбрәк Чувашиядән киләләр икән, чөнки Ямбулат авылы күрше төбәк белән чиктәш. Якын-тирәдәге халык Оксананы бик яхшы белә, аңа булган рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Алар өчен әлеге складның эшләве зур ярдәм булып тора, гәрчә ишеге сишәмбе һәм шимбә генә ачылса да. Бүген анда күбрәк балалар киемнәре. Аеруча яңа туган сабыйлар өчен бихисап, ә менә өлкәннәр өчен азрак. Әйберләрнең күбесе күп балалы мохтаҗ гаиләләргә өләшенгәч, тиз кимиләр, шунлыктан складка кием-салым, аяк киемнәре, балалар уенчыклары, хәтта, азык-төлек һәрвакыт кирәк. Шуңа күрә дә Оксана битараф булмаган кешеләрдән төрле ярдәм кабул итәргә әзер.

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading