16+

«Бушка узган көн – ул тонналап югалган икмәк һәм миллионлап югалган керемгә тиң»

Татарстанда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Хәзергә барлыгы 122 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алынган.

«Бушка узган көн – ул тонналап югалган икмәк һәм миллионлап югалган керемгә тиң»

Татарстанда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Хәзергә барлыгы 122 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алынган.

Нәтиҗәләр зарланырлык түгел, бер гектарга уртача 34,1 центнер уңыш туры килә.
Соңгы биш елда булган корылыкка карамастан, Татарстан үсемлекчелек продуктлары җитештерүдә югары потенциалны саклап кала алды. Республика авыл хуҗалыгы продукциясе белән үз халкын тәэмин итә, безнең продукт чит төбәкләргә дә чыгарыла. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, урып-җыю эшләре төрле районда төрлечә бара. Әйтик, кайдадыр уҗым 20 процент җыелган, ә кайбер районнарда кырга техника җибәрелгән генә.

Республиканың хөкүмәт йортында Татарстан Президенты җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә урып-җыю эшләре турында сөйләштеләр.
- Көн саен 5 процент мәйданда ашлык суктырырга кирәк. Бүген һәр бушка узган көн - ул тонналап югалган икмәк һәм миллионлаган югалган керем. Күп районнар хезмәт алдынгыларын кызыксындыру чараларын тапсалар да, барысы да тиешенчә эшләми, - дип, Марат Әхмәтов район башлыкларын кырда эшләүчеләргә премияләр биргәндә саранланмаска өндәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә көзге чәчүгә хәзердән үк әзерләнергә кирәклеген искәртте.
Кичә Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Айрат Хәйруллин Әлкидә урып-җыю эшләрен күзәтеп кайтты. Биредә урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып керешкәннәр иде. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, Татарстанга авыл хуҗалыгы китергән керемнең 12 проценты Әлки районына туры килә. Быел «Кызыл Шәрык агрохолдингы» компаниясе яңа техника белән тулыландырылган, комбайнерлар саны да арткан. Бүген Әлки районыннан җыелган бодай бик югары сыйфатлы һәм ул сатуга китә. Клейковина уңышы норма күрсәткеченә якын, гектардан 26-28 центнер тәшкил итә. Әлегә урып-җыю өчен көннәр бик яхшы тора. Уңыш һава торышына бәйле. Төп максат - яңгырлар башланганчы, мөмкин кадәр күбрәк уңыш җыеп калу. Әлкидә урып-җыю эшләрен 15 августка төгәлләргә ниятлиләр.



Фото: prav.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading