16+

«Буыннар мирасы» Халыкара фотоконкурс турында мәгълүмат

«Буыннар мирасы» дип аталган мәдәни мирасны саклау фонды Россиядә Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган чараларның берсе булган «Буыннар мирасы» Халыкара фотоконкурсы турында хәбәр итә.

«Буыннар мирасы» дип аталган мәдәни мирасны саклау фонды Россиядә Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган чараларның берсе булган «Буыннар мирасы» Халыкара фотоконкурсы турында хәбәр итә.

Конкурсның максаты - Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыру, тарихи һәм мәдәни мираска, табигатьнең матурлыгына һәм күпкырлыгына кызыксыну уяту, фотога төшерү сәнгате ярдәмендә буыннар чылбырына эмоциональ бизәлеш өстәү, яшьләрдә халыкларның үткәненә һәм бүгенгесенә карата горурлык хисләре тәрбияләү. Шулай ук даими рәвештә чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту, аларны Россиянең рухи һәм мәдәни тормышына җәлеп итү һәм «бердәм мәдәни пространство» формалаштыру.

Конкурс комиссиясе - аның составына нәшрият, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре, рәссамнар һәм танылган фотографлар керә - җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгеләячәк:

1. Тарихи мирас
Әлеге номинациядә тарихи объектлар сурәтләре, фәнни экспедицияләр һәм тарихи вакыйгаларны реконструкцияләү урыннарыннан репортаж һәм жанр күренешләре, мәдәни мирасны популярлаштыру, өйрәнү һәм саклау белән шөгыльләнүче кешеләрнең портретлары һәм фотоколлажлары кабул ителә.

2. Рухи мирас: тарих һәм бүгенге көн
Әлеге номинациядә төрле конфессияләр үзәкләре сурәтләре, көндәлек тормыштан, бәйрәм булган урыннардан репортажлар һәм жанр күренешләре, дин әһелләре һәм дини учреждениеләргә йөрүчеләрнең портретлары кабул ителә.

3. Сәяхәт
Әлеге номинациядә сәяхәтнең күпкырлыгын чагылдырган хезмәтләр кабул ителә. Конкурста катнашучылар сәяхәт вакытында төшергән фотосурәтләрен тәкъдим итә ала.

4. Театр һәм кино дөньясында
Әлеге номинациядә театр һәм кино сәнгатенең төрле сфералары чагылдырылган фотосурәтләр кабул ителә. Спектакльләр репетициясеннән, төрле фестивальләрдән, иҗади очрашулардан, театр һәм кино тормышыннан көндәлек һәм тарихи вакыйгалардан алынган фотолар һәм репортажлар тапшырырга мөмкин.

5. Биосфера күренешләре
Әлеге номинациядә флора һәм фауна вәкилләре сурәтләре, төрле табигать күренешләре, пейзаж һәм фотоколлажлар кабул ителә.

6. Актуаль репортаж
Әлеге номинациядә Россия тормышының төрле өлкәләрендәге вакыйгаларны фоторепортаж жанрында чагылдыручы фотографияләр кабул ителә.

7. Спорт
Әлеге номинациядә спортның төрле төрләрен чагылдырган фотографияләр кабул ителә. Фотоларда җиңү һәм тантана рухы гына түгел, ә спортта уңышларга ирешү юлындагы зур хезмәт һәм тырышлык та сурәтләнергә тиеш.

Конкурс кысаларында сайтка керүчеләр арасында тавыш бирү оештырылды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган эш тамашачы симпатиясе призына ия булачак.

Конкурста катнашу өчен «Буыннар мирасы» дип аталган мәдәни мирасны саклау фонды сайтында (http://www.dostoyanie-pokoleniy.ru) «Фотоконкурс» бүлегендә теркәлү узарга, теркәлү взносы түләргә һәм түбәндәге документларны юлларга кирәк:
- анкета
- электрон форматта фотографияләр. Сурәтләрнең техник параметрлары: JPEG киңлегендә, зуррак ягының размеры 1920 pix, бер сүрәтнең максималь зурлыгы 2 Mb.
- Юлланган фотографияләрнең исеме, тасфирламасы булырга, кайда һәм кайчан төшерелгәнлеге күрсәтелергә тиеш.

Фотоконкурста катнашу өчен теркәлү взносы номинацияләрдәге һәрбер ике фото өчен 970 сум. Төрле номинацияләрдә катнашу һәм фотографияләр саны буенча чикләүләр юк.

Фотоконкурста җиңүчеләрне медальләр, дипломнар һәм призлар көтә.
Конкурның төп приемиясе - 150 мең сум.
Һәрбер номинациядә конкурс лауреаты - 100 мең сум.

Тамашачы тавыш бирүе нәтиҗәсендә җиңүчегә әйдәп баручы дөньякүләм җитештерүчедән фототехника бүләк тиеп бирелә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы йөз хезмәттән торган каталог булдырылачак, «Буыннар мирасы» фәнни-популяр журналының махсус саны әлеге конкурска багышланачак.

Конкурсның уздырылу вакыты - 2014 елның 25 январыннан 2015 елның 25 январына кадәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның февралендә планлаштырыла.

«Буыннар мирасы» дип аталган мәдәни мирасны саклау фонды һәм Конкурс турында тулырак мәгълүматны http://www.dostoyanie-pokoleniy.ru сайтыннан белергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading