16+

Бәяләр үзгәрә

Ә легә кадәр Казанда вакытлыча автомобиль куела торган муниципаль парковка өчен сәгатенә 50 сум түләгән булсак, 1 марттан ул 30 сумнан 70 сумга кадәр булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Бәяләр үзгәрә

Ә легә кадәр Казанда вакытлыча автомобиль куела торган муниципаль парковка өчен сәгатенә 50 сум түләгән булсак, 1 марттан ул 30 сумнан 70 сумга кадәр булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Бәяләр парковкага бирелгән категориягә бәйле булачак. Сәгатенә 30 сум тәшкил итәчәк минималь түләү - биш урында, ә 70 сум булачак мак­сималь түләү җиде урында кертелә. Казанның калган 59 муниципаль машина кую урынында бәяләр элеккечә - сәгатенә 50 сум кала.
Искәртеп үтик, хәзерге вакытта Казанда муниципаль парковкаларга 71 урын билгеләнгән һәм анда 2092 машина куеп була.

30 сумлык парковкалар

М.Худяков, Г.Камал (Нариманов урамы киселешеннән Тукай урамы киселешенә кадәрге урында ике яклап; Тукай киселешеннән Мәскәү урамы киселешенә кадәр урамның так ягында), Г.Исхакый (Чернышевкий урамы киселешеннән Р.Яхин урамы белән кисешкән урынга кадәр урамның так ягында: Чернышевский урамы киселешеннән Т.Гыйззәт урамы белән кисешкән урында ике яклап) урамнарында.

70 сумлык парковкалар

Профессор Нужин урамы (2нче йорт янында), Театральная урамы (Дзержинсикй урамы киселешеннән Зур Кызыл урамы белән кисешкән урынга кадәр ике яклап), Толстой урамы (Горький урамы киселеше белән Маркс урамы киселешенә кадәр урамның җөп ягында; Маркс урамы киселеше белән Зур Кызыл урамы киселешенә кадәр урамның так ягында;), Ирек мәйданында (Маркс урамы буйлап Пушкин урамы киселеше белән Театральная урамы киселешенә кадәр), Толстой урамы (Щапов урамы киселеше белән Горький урамы киселешенә кадәр урамның җөп ягында), Профессор Нужин урамы (УНИКС бинасы каршында урамның так ягында), Толстой урамында (Бутлеров урамы киселеше белән Щапов урамы киселешенә кадәр урамның җөп ягында).



Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading