16+

Быел ретро автойөреш Казан - Теләче - Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итә

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган традицион ретро автойөреш юлга кузгалды.

Быел ретро автойөреш Казан - Теләче - Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итә

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган традицион ретро автойөреш юлга кузгалды.

Быел ул Казан - Теләче - Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итә. Бу хакта "Татар - информ" хәбәрчесенә "АвтоРетроклуб - 21" әгъзасы, автойөреш өчен җаваплы Ваһапов Азат Әсгать улы хәбәр итте.

Бу йөреш Тарихи техника сөючеләрнең "АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 "Волга" Татарстан республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган.
"АвтоРетроклуб - 21" әгъзасы, быелгы автойөреш өчен җаваплы Азат Ваһапов маршрутның Казанда башланып, аннан Теләчегә дәвам итеп, Әгерҗедә тәмамланачагын әйтте.
"Сәгать сигездә Казаннан Теләчегә кузгалабыз. Анда бер сәгать булабыз, һәм шуннан соң Әгерҗегә юлга чыгабыз. Кичке алтыда Әгерҗедә булырга тиешбез", - дип белдерде ул.
Иртәгә ретро машиналар Әгерҗедә - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачаклар.
"Колоннада 15 машина, 1 мотоцикл булачак. Тарихи яктан иң өлкәне - 1937 нче елгы "Мерседес". Аны йөртеп барсалар, юл озакка сузылырга мөмкин, шул сәбәпле без аны Әгерҗегә алып барабыз, ә Әгерҗедә ул үз көенә хәрәкәт итәчәк. Иртәгә без Әгерҗедә Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачакбыз", - дип сөйләде Азат Ваһапов.

Былтыр ретро автомобильләр клубы Казан-Чүпрәле маршруты буйлап йөреш уздырган иде. Клубның Президенты - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading