16+

Быел Татарстанда 37 миллиард сумлык төзү-төзекләндерү эшләре башкару ниятләнелә

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин: "Республикада төзелеш тармагындагы программалар туктап калмаячак",- дип ышандырды "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Быел 37 миллиард сумлык төзү-төзекләндерү эшләре башкару ниятләнелә. - Банклар төзелеш оешмаларына кредит ставкаларын күтәрде. Бу коммерция ипотека торак төзелешен тоткарларга мөмкин,-диде Ирек Фәйзуллин. - Шушы хәлне...

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин: "Республикада төзелеш тармагындагы программалар туктап калмаячак",- дип ышандырды "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Быел 37 миллиард сумлык төзү-төзекләндерү эшләре башкару ниятләнелә.

- Банклар төзелеш оешмаларына кредит ставкаларын күтәрде. Бу коммерция ипотека торак төзелешен тоткарларга мөмкин,-диде Ирек Фәйзуллин.

- Шушы хәлне булдырмас өчен Россия Хөкүмәте быел ипотека кредитларын субсидияләүгә 20 миллиард сум күчерәчәк. Татарстанда төзелеш оешмалары, әйтик, 18 процент ставкада кредит алган булсалар, шуның 5 процентын дәүләт түли. Банклар белән кредитларның процент күләмнәрен киметү мәсьәләсендә сөйләшүләр алып барабыз.

Республикада быел да 2,4 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырылган. Күп фатирлы 999 йорт капиталь төзекләндереләчәк, нәтиҗәдә, 241меңнән артык кешенең торак шартлары яхшырачак. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча быел янә 530 ветеранга фатир бирү бурычы куелган. Авария хәлендәге иске йортларда яшәүчеләрне күчерү программасы да дәвам итә.

- Балалар мәнфәгатен кайгыртып, 13 сәламәтләндерү лагеры, үсмерләрнең 28 клубы төзекләндереләчәк. Узган ел авылларда 47 клуб төзелде, быел 42 яңа клуб сафка бастырылачак, бер клуб яңартылачак. Сабыйлар өчен 69 бакча төзелеше башланды инде. Авылларга су кертелә, бу программа инде дүрт ел бара. Авыл урамнарына быел да 12 меңгә якын яктырткыч куелачак, - диде министр Фәйзуллин.

Казанның Осиново бистәсе янәшәсендә торгызылучы "Салават күпере" торак комплексына нык игътибар бирелә. Ул 50 мең кешегә исәпләнгән шәһәрчек булачак. Анда 22 торак йорт, 7 мәктәп, балалар өчен 22 бакча, дәваханә һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясе, бассейны белән бергә фитнес-үзәк, кибетләр, сабыйлар өчен сөт кухнясы, даруханәләр һәм башка социаль корылмалар төзеләчәк.

Башкаланың Оренбург трактында эш тәртибендәге М-14 саны белән тамгаланган яңа торак микрорайон күтәрелеп килә. Быелның дүртенче кварталында 18 катлы берьюлы өч йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Ирек Фәйзуллин: "Президент каршында кризиска каршы республика штабы эшли. Татарстан Президенты төзелеш тармагындагы барлык эшләрне шәхсән күзәтчелектә тота. Шунлыктан, төзелешләр буенча быелга билгеләнелгән планнарның да үтәләчәгенә шикләнмим",- диде.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading