16+

«Быелгы елны тарихта иң җылы ел диләр»

«Быелгы елны тарихта иң җылы ел диләр»

- Кышны бик суык булачак дип куркытканнар иде. Әмма алай булмады, хәтта быелгы елны тарихта иң җылы ел, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

Азат Нуриев, Түбән Кама.


- Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, метео­күзәтүләр тарихында 2016 ел иң җылысы, -дип җиткерә. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Александр Фролов хезмәтнең коллегия утырышында хәбәр иткән. Дөньяда уртача еллык температура 10 ел эчендә 0,18 градуска күтәрелгән. Россиядә исә ул 2,5 тапкырга тизрәк үсә. Соңгы 10 ел эчендә температура үсеше Россиядә 0,45 градусны тәшкил итә. Җылынуның минуслары булган кебек үк, плюслары да бар. Бер яктан, җир эшкәртү мәйданнары киңәя, тискәре ягы - мәңгелек туңлык деградациясе биналар һәм торбаүткәргечләрнең җимерелүенә китерә.



Фото: meteo-tv.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading