16+

Бәйрәмнең «ярамый»ларын истә тотарга кирәк

Казанда Меңьеллык мәйданындагы төп Чыршы үзенең утларын 30 декабрьдә кабызачак. Татарстанда 163 чыршы шәһәрчеге эшләячәк.

Бәйрәмнең «ярамый»ларын истә тотарга кирәк

Казанда Меңьеллык мәйданындагы төп Чыршы үзенең утларын 30 декабрьдә кабызачак. Татарстанда 163 чыршы шәһәрчеге эшләячәк.

- Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казандагы биш һәм республикадагы 61 үзәк чыршы шәһәрчекләре полиция хезмәткәрләре тарафыннан тәүлек дәвамында күзәтеләчәк. Тамашачылар мәйданчыкларга тимер эзләгеч аша уздырып кертелә. Кизү торучы полиция хезмәткәрләренең утлы кораллары сугышчан патроннар белән тәэмин ителгән, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә.
Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстанда 2017 елның 10 гыйнварына кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча көчәйтелгән режим кертелде. Хәтта документлары булган очракта да пиротехник эшләнмәләрне ачык һавадагы базарларда һәм урамнарда сату катгый тыела. Урманнарда һәм яшел зоналарда рөхсәтсез рәвештә чыршы кисәргә шулай ук ярамый. Тыелган урыннарда пиротехника сатсаң яки рөхсәтсез чыршы киссәң, саллы гына штрафлар каралган. Гади кешеләргә - 2 мең сумнан 4 мең сумга, вазифа биләүчеләргә - 15 мең сумнан 30 мең сумга һәм юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф. Әлки һәм Мамадыш районнарында рөхсәтсез чыршы кискән ике кеше инде тотылган.

- Салютларны сәнәгать биналарына 500 метрдан да якында, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы корылмаларына, кешеләр күп җыелган урыннарга, автомобиль юлларына 50 метрдан да якында аттырырга ярамый. Узган ел пиротехника кулланганда 11 кеше зыян күрде, шуның дүртесе - балалар, - дип, Фәргать Мөхәммәтҗанов сак булыр­га чакырды.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading