16+

Чаналарда җилдерәсең килсә...

Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева» әкиятен яратып укымаган, телевизордан яратып карамаган кеше юктыр. Герда исемле кызның Кар патшабикәсе алып киткән Кайны коткару юлындагы маҗаралары бик мавыктыргыч шул. Шул әкиятне караганда, һәрчак, Герда кебек, боланга да атланып чабасы, көймәгә дә утырып йөзәсе, этләр җигелгән чаналарда да җилдерәсе килә башлый. Ә бит...

Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева» әкиятен яратып укымаган, телевизордан яратып карамаган кеше юктыр. Герда исемле кызның Кар патшабикәсе алып киткән Кайны коткару юлындагы маҗаралары бик мавыктыргыч шул. Шул әкиятне караганда, һәрчак, Герда кебек, боланга да атланып чабасы, көймәгә дә утырып йөзәсе, этләр җигелгән чаналарда да җилдерәсе килә башлый. Ә бит бу хыялларны тормышка ашырып була. Көймәдә йөрер өчен җәйне көтәргә кирәклеге билгеле, әмма этләр җигелгән чаналарда җилдерер өчен нәкъ вакыты гына. Ничек инде, бездә бит чаналарга атлар гына җигәләр дисезме? Ә менә «Волга Quest» этләр җигелгән чаналарда ярышны тамаша кылырга килүчеләргә бәхет елмаячак.
Самара өлкәсенең Тольятти шәһәреннән старт алган ярыш, Ульяновскида «кунак булган»нан соң, бүген Болгарга килеп җитә. Иртәгә исә ул Свияжски утрау-шәһәрчеге аша узачак. Финиш сызыгына ярыш 1 февральдә нәкъ төш вакытында Казандагы «Круиз» рестораны каршында ирешәчәк. Маршрутның гомуми озынлыгы - 640 чакрым. Ярышта Россия һәм ерак чит ил спортчылары катнаша. Сильвия Футваенглер (Германия), Ханс Питер Хейс (Австрия), Олег Тюрюмин (Иркутск өлкәсе), Вячеслав Демченко (Мәскәү), Евгений Валеев (Карелия), Наталья Белицкая (Саратов), Сергей Семенов (Тольятти) һәм башкалар беренчелек өчен ярышачаклар.
«Ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар өчен күңелле ял программасы әзерләнә. Теләгән кешеләргә ярышта катнашучылар һәм аларның этләре белән фотосурәтләргә төшү, этләр белән уйнау һәм чаналарга утырып әйләнеп килү мөмкинлеге тудырылачак», - диләр оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading