16+

 Чиләбе кешесе әҗәлен Агыйделдә тапкан

 Татарстанда ел башыннан 76 кеше суга батып үлгән, шуның 8е- балалар. Җәйге коену чорында сулыклар 55 кешене корбан итеп алган.

 Чиләбе кешесе әҗәлен Агыйделдә тапкан

 Татарстанда ел башыннан 76 кеше суга батып үлгән, шуның 8е- балалар. Җәйге коену чорында сулыклар 55 кешене корбан итеп алган.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу фаҗигале саннарны Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте.

— Республикада 22 рәсми пляж һәм коткаручылар хезмәте булдырылган 61 коену урыны файдаланыла. Тикшерү-әзерлек үткәрелмәгән урыннарда коену хәвефле. Су төбендә казыклар һәм тимерләр булырга мөмкин. 21 кеше сулыкларның таныш булмаган урыннарында баштүбән сикереп, каты әйберләргә бәрелүдән үлде. Хәзер су температурасы 6 градусны тәшкил итә, андый суда инде коенырга ярамый,-дип искәртте Юрий Венедиктов.-Җәйге чорда көймәләргә утырып йөргән кешеләрдән 7 кеше суга егылып төшеп батып үлде. Әлеге 7 кеше дә коткару жилеты кимәгән булган. Жилет гәүдә үлчәменә туры килергә һәм ныклап каптырылган булырга тиеш. Бүгеннәрдә әле көймәләрдә сулыкларга чыгучылар очрый. Ләкин, көймәләрне инде кышкы саклауга кую хәерле. Су салкын, көннәр җилле, дулкыннар биек-андый шартларда көймәләрдә сулыкларга керү куркыныч.

Татарстанда ноябрь ахырларында сулыклар өсте боз белән каплана башлаячак, дип фаразланыла. Тәүге бозга керү шулай ук хәвефле. Юрий Венедиктов ата-аналарны балаларын сулыкларга үзләрен генә җибәрмәскә чакырды. Кешеләргә сулыклар өстенә боз калынлыгы 7 сантиметрга җиткәч кенә керергә ярый. Камышлар чыгып торган, чишмәләр аккан, елгалар кушылган урыннарда боз ышанычсыз.

Юрий Венедиктов яңа фаҗигале очракны ачы мисал итеп сөйләде. Актаныш районында 26 октябрьдә Агыйделдә 1980 елгы ир-ат батып үлгән. Чиләбедән кайткан 3 дус Агыйделгә балык тотарга бара. Алар кабартылган көймәләрдә өчесе-өч тарафка йөзеп китә, яр буенда билгеле бер сәгатьтә очрашырга сүз куешалар. Ләкин, бер иптәшләре юкка чыга. Көймә Агыйделнең иренче ярына барып төртелгән, баткан кешене эзләү дәвам итә. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading