Элек атнасына биш көн эшли идек, кыскартулардан соң менә инде ике ай тирәсе атнага өч кенә көн эшлибез. Үз чиратында, хезмәт хакы да кимеде. Тиздән чираттагы ялга чыгарга җыенам. Отпуск акчасын исәпләгәндә, эш сәгатенең кыскаруы йогынты ясаячакмы?
Кәримә Сафина, Яшел Үзән.
Отпуск акчасы соңгы 12 айда эшләгән хезмәт хакына бәйле...
Элек атнасына биш көн эшли идек, кыскартулардан соң менә инде ике ай тирәсе атнага өч кенә көн эшлибез. Үз чиратында, хезмәт хакы да кимеде. Тиздән чираттагы ялга чыгарга җыенам. Отпуск акчасын исәпләгәндә, эш сәгатенең кыскаруы йогынты ясаячакмы?
Кәримә Сафина, Яшел Үзән.
Отпуск акчасы соңгы 12 айда эшләгән хезмәт хакына бәйле рәвештә исәпләнә. Ел дәвамында эшләгән хезмәт хакын, барлык премияләрне кушып, килеп чыккан сумманы 12гә бүләләр. Аннан килеп чыккан сумма айдагы уртача көн исәбе - 29,3кә бүленә, шул рәвешле бер көнгә уртача хезмәт хакының суммасы билгеләнә. Бу сумманы отпуск көннәренә тапкырлыйлар. Нәтиҗәдә отпуск акчасы килеп чыга.
Безнең эш урынында отпускны икегә бүлеп бирү каралган. Ялны ике тапкыр 14әр көн итеп бүлү законлымы?
Айдар Сафиуллин, Казан.
Хезмәт кодексында әйтелгәнчә, отпускны хезмәткәрнең ризалыгы белән генә өлешләргә бүлеп алырга була. Бу очракта төп шарт: отпускның бер өлеше 14 көннән дә ким булмаска тиеш. Коллегалар, җитәкчелек белән аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, отпуск көннәрен алдан ук графикта күрсәтү кирәк. Отпуск һәр оешмада ел саен алдан билгеләнгән график буенча бирелә. Ике ел рәттән ялсыз эшләү законга каршы килү санала. Узган елда калган отпуск көннәрен икенче елга кушарга мөмкин.
Эштән киткән очракта, ял итмәгән отпуск өчен акча алырга буламы?
Сабина Фәррахова, Казан.
Хезмәт кодексында «отпуск акчасын компенсацияләү» дигән төшенчә бар. Эштән киткән очракта, файдаланылмаган яллар өчен акчалата компенсация түләнергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар