16+

Чәк-чәк музеен ит ашамаучылар ачкан!

Өчпочмакка да, бәлешкә дә түгел, Казанда чәк-чәккә музей ачтылар! Бусагасыннан атлап керүгә йөзләгән чәк-чәк күрәм димә. Ашауга гына кайтып калмаячак бу чара. Биредә булган туристлар татар халкының кунакчыллыгы турында белеп китәчәк.

Өчпочмакка да, бәлешкә дә түгел, Казанда чәк-чәккә музей ачтылар! Бусагасыннан атлап керүгә йөзләгән чәк-чәк күрәм димә. Ашауга гына кайтып калмаячак бу чара. Биредә булган туристлар татар халкының кунакчыллыгы турында белеп китәчәк.

Музейга нигез салучылар - «Милләт, милләт!» дип лаф оручылар түгел. Раушания Сөләйманова белән Дмитрий Полосин автомобиль дөньясыннан китеп, чәк-чәк турында сөйләп акча эшләмәкче. Көнбатышта социаль эшмәкәрлек дигән юнәлеш күптән колач җәйгән инде: кешегә дә файда китерәсең, бер уңайдан үзеңә дә акча эшлисең. Раушания белән Дима ике ел буе музейга татар йортын сурәтләүче экспонатлар җыйганнар, бина эзләгәннәр. Чәк-чәккә «досье» туплау нияте белән, Ленин китапханәсендә булганнар.


- Компьютерның эзләү системасында чәк-чәк сүзен керткәч, бары бер китап исеме килеп чыкты. Шуннан Карл Фукс, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләрен барларга тотындык. Фукс үзенең бер хезмәтендә туйда чаршау артыннан хатын-кызларны күзәтеп утырганын яза. Кичке тугыздан таңга чаклы барган мәҗлестә 19 төрле ризык, ахырда, печән чүмәләсенә охшаган ризык чыгаруларын тасвирлый, - дип сөйләде Раушания.

Чәк-чәк исләре хәзер Иске Татар бистәсендәге күренекле сәүдәгәр Борһанетдин Муллин йортында аңкып тора. Шунысы кызганыч: музейда аны ясарга өйрәтмәячәкләр. Тагын бер кызганыч ягы - таләп буенча, кунакларны лицензияле чәк-чәк белән генә сыйларга ярый. Бик теләсәң дә, алтын куллы фәлән апаңның авызда эри торган сыен музей табынына чыгарып куярга рөхсәт юк. Әмма эзли торгач, яшьләр лицензия кәгазе булган чәч-чәк пешерүчеләрне дә тапканнар бит. Музейда чәк-чәктән кала бавырсак һәм Каюм Насыйриның бер хезмәтендә язылган рецепт буенча әзерләнгән как-төштән дә авыз иттерәчәкләр.

Музейны ачучылар чәк-чәкне оста пешерүчеләрнең рецептларын халык белән бүлешмәкчеләр. Музейда зур гына амбар китабы булдырылачак, чәк-чәк пешерә белүчеләр рецептларын шунда язып калдыра алачак. Рецептны музейга хат белән дә җибәрергә мөмкин (Казан шәһәре, К.Насыйри урамы, 11 йорт). Чәк-чәк пешергәннәрен күрсәтергә теләге булган остабикәләрне музей хезмәткәрләре камера белән барып төшерергә дә әзер. Рецептлар шактый җыелганнан соң, китап бастырып чыгару нияте дә бар.

- Ник өчпочмак та, бәлеш тә түгел, ә нәкъ менә чәк-чәк музее ачарга булдыгыз? - дип сорыйм Раушания белән Дмитрийдан.

- Без - ярымвегетарианнар, йомырка белән балык ашыйбыз, ә менә ит ашамыйбыз. Башкалар да баллы әйберне күбрәк тә ярата бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading