16+

Чукракка «чукрак» димә, «афәрин!» дип әйт

Казанда 9-11 декабрьләрдә чукракларның һөнәри осталык буенча DeafSkills (Деафскиллс) Беренче Илкүләм чемпионаты уза.

Чукракка «чукрак» димә, «афәрин!» дип әйт

Казанда 9-11 декабрьләрдә чукракларның һөнәри осталык буенча DeafSkills (Деафскиллс) Беренче Илкүләм чемпионаты уза.

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу башлангычны хуплады. Республикабызда да 6 мең кеше авыр ишетә. Татарстан төрле халыкара спорт чараларын гына түгел, инвалидлар катнашындагы бәйгеләрне дә халыкара югарылыкта оештыру дәрәҗәсенә күтәрелде,-диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Чукракларның Бөтенроссия җәмгыяте президенты, Деафскиллс халыкара ассоциациясе президенты Станислав Иванов үзенең чыгышында Татарстанның “Мөмкинлекле мохит” илкүләм программасын беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра башлавын, бу өлкәдә иң актив эшләүче республика икәнлеген мактап әйтте.

Чукракларның Бөтендөнья федерациясе вице-президенты, Дания инвалидлары оешмасының хезмәттәшлек комитеты әгъзасы Каспер Бергманн тарихны искә төшереп “сөйләде”. Дөресе, аның кул хәрәкәтләре сөйләмен тәрҗемәче-белгеч аңлатып барды. Чукракларның беренче халыкара чемпионаты 1951 елда Рим шәһәрендә узган, хәзер әлеге бәйгеләрдә 133 ил, шул исәптән, Россия вәкилләре дә катнаша.

— Каспер әфәнде, Казанга карата нинди уй-фикерләрегез туды?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау тапшырдым.
— Россиядә мин өченче мәртәбә. Казанның мәдәнияте ошады, Казанда искиткеч кунакчыллык һәм ачык йөз күрсәтелә. Чукрак балалар мәктәбенә бардык, анда тәрбияләнә торган балаларның осталыгына сөендем. Казан буйлап экскурсия ясарга теләгем бар,-дип җавап кайтарды Каспер Бергманн.

Ул шулай ук, чукракларның сәламәт кешеләр кебек үк хезмәткә лаеклы булуларын һәм җәмгыятькә файда китерергә теләүләрен әйтте.

Деафскиллс вице-президенты таныштырганча, чукракларның чемпионатлары Казахстан, Молдавыия, Белоруссия республикаларында да үткәрелгән. Казандагы чемпионатта Россиянең 57 шәһәреннән 221 кеше үзенең һөнәри осталыгын күрсәтә. Бәйге: ташчы, маляр, җиһаз ясаучы, электр белән эретеп ябыштыручы, аш-су остасы, гомумән, 26 һөнәр төрендә үткәрелә.

Фото: http://mon.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading