16+

Әдәби Суд: “Барды, кайтты, китте”гә күнеккәнбез"

“Идел” журналы Татарстан Язучылар берлеге һәм Татар китабы йорты белән берлектә “Меланхоликлар эше” дип аталган Әдәби Суд уздырды. Дөрес, әлеге мәхкәмә уен, пародия генә, шулай да оештыручылар да, гаепләүчеләр дә, яклаучылар да бик җитди әзерләнгән.

Әдәби Суд: “Барды, кайтты, китте”гә күнеккәнбез"

“Идел” журналы Татарстан Язучылар берлеге һәм Татар китабы йорты белән берлектә “Меланхоликлар эше” дип аталган Әдәби Суд уздырды. Дөрес, әлеге мәхкәмә уен, пародия генә, шулай да оештыручылар да, гаепләүчеләр дә, яклаучылар да бик җитди әзерләнгән.

Суд каршына кемнәр басты соң? Менә ул гаепләнүчеләр исемлеге:
- Гөлүсә Хөсәенова (“Җанымны күбәләкләргә бирерсез” хикәясе);
- Гүзәлә (“...Күкләргә ярәшкән болытлар...” шигыре);
- Миләүшә Гафурова (“...Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә...” шигыре);
- Рифат Сәлах (“Еламагыз!..” шигыре);
- Рүзәл Мөхәммәтшин (“Мин дә үләрмен әле...” хикәясе);
- Фәнил Гыйләҗев (“Җеназа” шигыре).

Әлеге әсәрләр күңел төшенкелеген чагылдырган шигырьләр һәм хикәяләр дип гаепләнеп, “Идел” журналында бастырылды һәм “суд залында” тикшерелде. 
Казый ролен бик килештереп Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкарды. Язучы, шагыйрә, галимә Рифә Рахман гаепләүче иде. Ә яклаучы буларак мәхкәмәгә язучы, галимә, “Казан утлары” журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова чыгыш ясады. Гаепләү ягыннан шаһит – язучы, драматург Хәбир Ибраһим, яклау ягыннан шаһит – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әдәби консультанты Марат Закир. 

Гаепләнүчеләрнең кайберләре мәхкәмә утырышында онлайн катнашты. 
“Басыгыз, суд керә!” дигән сүзләр яңгырагач, барыбыз да аякландык. Түргә таякка таянган, ак сакаллы Рабит ага Батулла узды. Белеме дә, сәләте дә, яше дә буенча ул казый вазыйфасына туры килә. 

“Тәнкыйтьче итеп куелсам да, бу әсәрләрдә махсус рәвештә меланхолия күренешләре эзләп утырмам, объектив кеше икәнлегемне беләсез. Булса, “бар” дип, булмаса, “юк” дип әйтермен. Мин әдәби текстка сәнгати эшләнеш ноктасыннан да якын килә торган кеше”, – диде Рифә Рахман. Меланхолия күренешен аңлату һәм кереш сүзләрдән соң ул санап кителгән авторларның әсәрләренә күчте.

“Гүзәлә туташның үземә бик аңлаешлы булмаган шигыренә тукталыйк. Укыган саен сорау арты сорау туа: нигә автор күңеленә өер белән күк ярәшү образы килеп кергән? Кем ярәшкән һәм буйый? Аллаһы Тәгалә дияр идең, шагыйрә үзе үк аңа мөнәсәбәттә “каныңмы сыеклый?” дигән сорау куя. Аллаһы Тәгалә турында болай әйтү мөмкин түгел. Ә нигә кемнеңдер канын сыеклавы “әллә бу аңыма чорналган төш кенә?” рәвешендә бөтенләй урынсыз янәшәлектә килә. Аңлый алмыйм – нәрсә әйтергә тели шагыйрә? Юл белән юл бәйләнештә торырга тиеш бит. Бәйләнеш таба алмыйсың икән, авторның әйтергә теләгән төп фикерен аңламыйсың. 

Мондый нигезсез язмалар, әдәби детальләр бигрәк тә яшь шагыйрәләр иҗатында киң таралган күренеш. Чынлыкта да, ул шагыйрьләрдән битәр шагыйрәләргә хас. Егетләрдә булып ала да, алар бу этаптан тиз чыга.

Бу шигырьдә күчеш арты күчеш. Ул шулкадәр тиз бара, әмма бу бит хәрәкәт күчеше түгел, аңлаешсыз күчешләр”, – диде Гүзәлә шигыре турында Рифә Рахман. Аның фикерләре белән Хәбир Ибраһим да килеште. 

“Мин аны талантлы кыздыр дип уйлыйм, мондый образлар һичшиксез талантлы кешенең генә башына килә. Гүзәләгә яхшы әдәбиятны уку һәм үз шигыренә кайтып-кайтып карау, үзе бер кат аңларга тырышу җитми”, – дип җөпләде сүзләрен галимә. 

“Образ тудырам дип, теләсә нинди сүздән эпитет ясау, нигезсез метафоралар уйлап табу югары әдәбият өчен хас булырга тиеш түгел”, – диде Рифә Рахман Миләүшә Гафурованың шигырен анализлаганда. 

“Рифат Сәлахның “Еламагыз!..” дип исемләнгән гади, эчтәлеге ачык, аңлаешлы шигырен меланхолик шигърият төренә кертмәс идем. Ул анда ислам тәгълиматының мәет белән хушлашу тәртипләре белән генә таныштыра. Анда да хаталар бар. Фәнил Гыйләҗевның “Җеназа” шигыре гаҗәеп матур һәм, иң мөһиме, төрле хисләргә бай шигырь. Рүзәл Мөхәммәтшин хикәясендәге вакыйга игътибарны сюжет корылышыннан аермаслык итә. Фәлсәфә күчешләре, тел камиллеге, аның тормышчанлыгы, заманчалыгы, гадилеге, әмма кирәгеннән тыш алынмалар белән чуарланмавы әсәрне гаять укылышлы итә. Гөлүсә Хөсәенова хикәясен укыганда миндә бер сорау туды: герое кем аның? Кыз кешеме, егет кешеме? Соңында бер абзацта гына егет икәнлеге күренеп ала. Мин аны болай да егет кеше икәнлеген аңладым инде, әмма моның бит теле төче, хисле, хатын-кыз теле”, – дип һәр әсәргә Рифә Рахман бәясен бирде. 

Әдәби Судта гаепләүчеләр дә, яклаучылар да үз фикерләрен ышандырырлык итеп җиткерде. Вакыт-вакыт кызу бәхәсләр дә купты. Андый чакларда казыйның чүкече, туктарга боерып, өстәлгә орынып алды. 

Казый Рабит Батулла хата киткән урыннарга аерым-аерым тукталганнан соң, гомумиләштереп мондый фикер әйтте: “Әлеге әсәрләрне укып чыккач, минем өметем артты. Болар – экспериментлар ясаучылар. Бу чорны үтәргә кирәк. “Барды, кайтты, китте”гә күнеккәнбез. Безнең әдәбият абсурд баскычын әле үтмәде. Көнбатыштагылар абсурд баскычын үттеләр дә алга таба киттеләр”. 

Мондый төрдәге анализ ясаулар, әлбәттә, кирәкле һәм файдалы. Иҗатчылар өчен генә түгел, татар әдәбияты өчен дә. 


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading