16+

Диләрә җиңелүен җиңел кабул иткән

Якташыбыз Диләрә Ваһапова «Голос» проектыннан төшеп калды. Аңа кадәр Татарстан исеменнән чыгыш ясаган Гөлшат Хамурзина һәм Александр Альбертның чыгышын да жюри әгъзалары түбән бәяләгән иде.

Диләрә җиңелүен җиңел кабул иткән

Якташыбыз Диләрә Ваһапова «Голос» проектыннан төшеп калды. Аңа кадәр Татарстан исеменнән чыгыш ясаган Гөлшат Хамурзина һәм Александр Альбертның чыгышын да жюри әгъзалары түбән бәяләгән иде.

Диләрә Евгения Благова белән «Как тревожен этот мир» дигән җырны башкарды.

- Җырны Дима Билан үзе тәкъдим итте. Без исә аны репертуарга шатланып алдык һәм яхшы башкарып чыктык дип уйлыйм. Дмитрий - тыңлый, минем фикерләремә колак сала торган кеше. Бу остаз өчен бик мөһим сыйфат дип уйлыйм. Аның белән барысы да шундый гади, барысы да җиңел бирелә иде, - диде Диләрә.

Номер җыр-батл буларак барырга тиеш булса да, кызларның чыгышы бер дә көндәшләр чыгышына охшамаган иде. Бик профессиональ дәрәҗәдәге дуэт буларак кабул ителде. Баксаң, Диләрә белән Евгения проектка кадәр дә дус булган икән. Икесе дә ГИТИСта бер курста белем алганнар. Ләкин кайчан да булса бер сәхнәдә чыгыш ясарбыз дип уйламаганнар да.

Кызлар проект башыннан ук, алдагы турга бергә үтәбез, дип килешенсә дә, остазлары Дима Билан бары тик берсен генә сайлый. Диләрә исә җиңелүен авыр кабул итми. Кызларның кочаклашып саубуллашканын күреп, хатын-кыз дуслыгының миф түгеллегенә инанасың.

- Мин Женя өчен бик шат. Ул - талантлы җырчы, аның башкару техникасы искиткеч. Хәзер ул ГИТИСта укыта, бу аның җырлавында да чагыла. Ул проектта катнашу хыялы белән күптәннән яна, һәм мин аның әлеге хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүемә бик шат. Һәркемнең үз юлы, үз биеклеге бар. Минем өчен ул - яраткан «Мураками» төркемем! - дип сөйләде Диләрә.

«Голос»ны үзенә күрә бер ачыш буларак кабул иткән җырчы. Проектта бик күп дуслары барлыкка килүен дә, телевизор аша алар өчен җан атып торуын да яшермәде ул.

Проекттан соң Диләрә үзен тулысынча гастрольләргә багышларга ниятли. «Голос»та катнашкан хис-кичерешләре «На сцене» («Сәхнәдә») дигән яңа җыр иҗат итәргә этәргеч бирә.

Тиздән якташыбызның чыгышын Татарстан шәһәрләрендә дә күреп булачак. 22 ноябрьдә Чаллы тамашачысы өчен чыгыш ясаячак ул. Ә 4 декабрь көнне Казанда «Мураками» төркеменең зур юбилей концерты була.

- Концертта тамашачыны да, безне дә бик күп сюрпризлар көтә. Иске җырларны башкарачакбыз, яңалары да була, әлбәттә. Шунысы да бар: алдан мин апам Карина белән чыгыш ясасам, хәзер ул үз юлыннан китәргә теләде. Аның юлы - күп балалы әни булуда, - диде Диләрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading