16+

Динә Универсиада тантанасында җырлаячак

«Голос» Россиякүләм проектында җиңү яулап, «Евровидение» халыкара конкурсында 39 башкаручы арасында 5 нче урынга чыккан Татарстан Республикасының атказанган артисты Динә Гарипова «Татар-информ» матбугат мәйданчыгында журналистлар белән видеоконференциядә очрашты.

Халыкара конкурсның эчендә кайнап уңышка ирешкән Динә алга таба да җырлауны, бу өлкәдә үсешкә ирешүне максат итүен яшерми. «Шундый зур уңышларга ирешкән Динә Гарипованың репертуарында татар җырлары булырмы?» соравына җавабында ул, милли җырларыбыз, һичшиксез, булачак, дип вәгъдә бирде, мин аларны бик яратам, җае чыккан саен җырлыйм, татар теле үзе үк тә көйле ич ул, диде.
Универсиада тантаналарында Динә Гарипова тавышы яңгырармы? Бу мәсьәләдә җырчы, мөгаен, ябылыш тантанасында чыгыш ясарга туры килер, ләкин ул турыда әлегә тәгаенләнмәде, дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading