16+

 Дүрт көндә 3 кешене батырып үтердек

Татарстандагы сулыкларда ел башыннан 12 кеше батып үлгән. 21-24 май көннәрендә генә дә 7, 15 һәм 18 яшьләрдәге өч кешенең гомере өзелде.

 Дүрт көндә 3 кешене батырып үтердек

Татарстандагы сулыкларда ел башыннан 12 кеше батып үлгән. 21-24 май көннәрендә генә дә 7, 15 һәм 18 яшьләрдәге өч кешенең гомере өзелде.

 —Көндезләрен 30 градуска кадәр эссе, шушы хәл халыкны алдый. Һава гына җылынды әле, ә сулыклардагы су салкын. Суның өске өлеше генә җылы. Кешеләр яр буендагы суның җылы булуына алданып эчкә керә, астагы салкын су хәвеф чыганагы булып тора. Салкын су көзән җыеруга этәрә, 15 яшьлек яшь егет тә көзән җыера башлаудан батып үлгән. Коену киемендә булавка тагып йөртү кирәк, көзән җыера башласа, булавка энәсен ботка җиңелчә генә кадап аласың,-диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстанда кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Республикада 51 пляж эшли. 

 —Муниципаль берәмлекләрдә әле 2017 елда гына да 14 пляж гына иде, хәзер-39. Авылларда халык инешләрдә һәм буаларда су коена. Ләкин, өлкәннәрнең башта су коена торган урыннарда елга төпләрен яхшылап тикшереп һәм хәвефле әйберләрдән чистартып чыгуы кирәк. Муниципаль органнар хезмәткәрләре белән берлектә авылларда да рейдлар үткәреләчәк. Рөхсәтсез урыннарда су коенган кешеләргә 1 мең сумнан 1500 сумга кадәр штраф салына. “Коенырга ярамый” дигән игълан куелган урыннарда коенырга ярамый. Кешеләр бу кисәтүгә битараф һәм җавапсыз карамасыннар иде. Ярамый, диелгән икән, димәк, ярамый,-дип басым ясап әйтте Юрий Венедиктов.

Казандагы “Комсомол” күле, “Зур Аккош күле” өчен декларация-белешмә тапшырылган. Әлегә “Түбән Елга аръягы”, “Локомотив”, “Глубокое күле” пляжларының әзерлек белешмәләре юк.

 МЧС хезмәткәре кисәтүләре:
 - Кояш нык кыздырмаган иртәнге яки кичке якта су коенырга тырышыгыз. Төнлә, томанлы вакытта, яңгыр яуганда елгага керергә ярамый;
 - Суда 20 минуттан да озаграк тормагыз, су коенуны 5, 10 һәм 15 минут дәвамлыкларга бүлә-бүлә арттыра барыгыз;
 - Суда рөхсәт чиген (буй) узмагыз, суднолар юлына кадәр йөзеп кермәгез, дулкынга каршы йөзмәгез;
 - Эссе көнне суга кинәт кермәгез, тән температурасының төшүе йөрәк авырулы кешеләр өчен аеруча куркыныч;
 - Елга төбе тикшерелмәгән, таныш булмаган урыннарда суга баштүбән сикермәгез, камышлы урында су коенмагыз;
 - Кабартылган матрас су көймәсе түгел, аның белән еракка кермәгез;
 - Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, суга керү катгый тыела;
 - Өлкән яшьтәге кешеләр текә ярлар читеннән йөрмәсен;
 - Онытмагыз, суга бата башлаган кеше 1-2 минут эчендә үлә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ужас

    Мөһим

    loading