Шифаханәдә узган күңелле кичләребезнең берсендә, элеккеге гадәт буенча, бер төркем хатын-кыз, иркен холга тезелешеп утырып, тәмләп ләчтит сатарга тотындык. Әңгәмәбез балалар, оныклар белән мактанышып алудан башланды.
Каршыбыздан чал чәчле, озын буйлы ир белән егерме биш яшьләрдәге кыз бер-берсенә сыенышып узып киткәч, Чаллыдан килгән Зөбәйдә борынын җыерып: “Бу оятсыз-җирбитләрне беләм мин! Света белән Сергей (исемнәр үзгәртелде) безнең йортта торалар. Алладан курку, кешедән оялу юк! Егерме дүрт ел ел бергә яшәгән ирне өч балалы хатыныннан тартып алмаса, Светага үзенә тиң яшь кеше беткән булыр идеме? Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр. Башкаларның күз яшьләрен түктереп бәхетле булып булмый ул!” – дип, шул якка нәфрәтле караш ташлады.
Тыныч кына гәпләшеп утырган төркемебез оясына таяк тыгып болгатылган умарта күче сыман гөжләргә кереште. “Хатыны бигрәк җебек нәстә икән? Нишләп өрлектәй ирен бу салам сыйракка тотырып сыгарып җибәргән? Мин булсаммы? Бозык иремнең шул нәстәсен кисеп, эт алдына ташлап, сөяркәсенең чыраен умырып алган булырыем”, – дип чәпчеде чая мишәр хатыны Хәлимә.
“Сергейның хатыны Тамара безнең цехта эшли, лапшырдыграк хатын шул. Үзен карый белми. Ничә карама чәче-башы тузган. Дуңгыздай симерүе тагын! Чәч, тырнак ясатуны, салонга йөрүне кирәксенми. Бар белгәне эш тә балалар. Җәйгә чыкса, манма тиргә батып, ярты төнгә чаклы бакчасында казына. Ирең читкә кыякламасын дисәң, гүзәл зат икәнлегеңне бер минутка да онытмаска кирәк шул. Сергейга үз хатыныннан иркәләү, наз, җылылык җитмәгәндер. Бер бүлмәле фатирларында ир белән хатын, буй җиткергән өч баладан тыш, ничә карама, Тамараның җитмешкә җиткән анасы Клавдия түтәй дә шуларда тыгылып ята. Ул кысынкылыкта бер-береңә ләззәт биреп, үзең рәхәтлек кичереп, кинәнеп яратышып була ди мени? Совет заманындагы бер телемостта: СССРда секс юк, дип сөйләп, безнең хатыннарның наданлыгын, ирләрнең ахмаклыгын бөтен дөнья халкы алдында фаш итүләрен хәтерлисезме? Секс булмаса, тату гаилә дә юк. Ире тәртәсен читкә каера, ә хатынының сөмсере коелган, һәрвакыт чырае сытык, күзен алартып талашырга гына тора. Ирең үзеңне яратсын дисәң, ятакта бик шәп фантазияле, җиңел-җитез хәрәкәтле, оста сөяркә булырга кирәк. Ирең янәшәсенә ятканда үзеңнән тир ачысы аңкымасын, ә затлы хушбуй исе бөркелеп килеп торсын”, – диде КамАЗда эшләүче Кадрия ханым.
“Ир-ат мактаганны, тәмле ашатканны ярата. Тәмле телең белән юхаланып, сырпаланып, салпы ягына салам кыстырып торсаң, ул сакаллы сабыйлардан бау ишәргә була, – дип кеткелдәде Казаннан килгән көләч Гөлназ. – Ә тормышта киресенчә килеп чыга: ире берне әйтеп өлгерми, хатыны бише белән кайтара. Кычкырышу, сүгенешү, үзара тукмашуга чаклы барып җитәләр. Безнең әбекәйләрне ирләре нигә ташламаган? Чөнки ул заманның хатыннары телсез-тешсез булган, иренең күзенә генә карап торган. Гаилә башлыгы ни боерса, шуны хуплап: “Ярар, әтисе, синеңчә булыр!” – дип җавап биргәннәр”.
“Тотсыннар капчыгымны! Таң тишегеннән торып, ката-туңа көнозын суыкта басып торып, базарда сату итеп, йомыкый иремә караганда биш тапкыр күбрәк акча эшлим дә, җылы офиста йокымсырап утырып, ай азагында күпме сәмән бирсәләр, шуңа риза булган хөрәсән мужигымның үдәге колы булып торыйммы?” – дип, кайнап чыкты Хәлимә.
“Замана кызларын аңлый алмыйм мин. Алимент түләүче, чәче чаларган, комы коела башлаган ир заты Светага нәрсәгә инде, җә? Яшь кешегә чыкса, тупырдап торган балалар табып үстерер иде. Бу гаиләнең киләчәге юк. Алтмышка җитеп килүче бәндәнең тиздән ирлек рәте бетәсе бәхәссез. Аннары Света үзе Сергейга мөгез куя башламасмы соң?” – диде Зәй тумасы, оялчан Рита.
“Ул чакта Сергейга, башын аска иеп Тамара каршына кайтып тезләнеп, гафу үтенәсе, гөнаһлы булсам да, мин – балалар атасы, картлык көнемдә зинһар ялгызымны урамда калдыра күрмә! – дип ялынасы-ялварасы гына кала”, – диде Уфа бичәсе Тәслия. “Хатыны, хәленә кереп, бәлки гафу итәр, ә үскәндә кимлек – хурлык ачысын кичергән уллары нәрсә дияр бит әле?” – диде аның белән килешер-килешмәс кенә Рәсимә апа.
Уйлап карасаң, гаиләле хатын-кыз җилкәсенә бигрәк күпкырлы вазифалар йөкләнгән шул: ул – кайгыртучан ана, оста пешекче, уңган хуҗабикә, мәрхәмәтле шәфкать туташы, сизгер психотерапевт, өлгер өй педагогы, сакчыл гаилә хисапчысы, кер юучы, өй җыештыручы, тегүче тагын әллә кемнәр булуы өстенә, бер үк вакытта бик шәп психолог, тәмле телле чичән, коеп куйган артист, зәвыклы көязбикә, назлы иркә хатын һәм ятакта бик шәп сөяркә дә булырга тиеш! Ә бу һөнәрләрнең барысына берьюлы – ир хатыны, ана булырга кайда өйрәтәләр? Гаиләдәме? Мәктәптәме? Вуздамы? Әллә ЗАГС каршында махсус курслар эшлиме? Белмисезме? Минем дә очратканым юк. Ә күпме гаиләләр таркала? Күпме бала аталыдан – атасыз, аналыдан – анасыз тилмерә. Кызганыч...
Һавалы ир затларыбыз үзләре нигә сәләтле? Янәшәдәге тормыш күбәләкләре яшьлектәге дәртен, чибәрлеген-сылулыгын, тормыш ямен югалтмасын өчен ни-нәрсә эшли беләләр? Үзләренең борын астындагы җитешсезлекләрен күрмичә, тормыш йөген бергәләп җигелеп тарткан хәләл хатыннарына кырыс таләпләр генә куялармы, әллә сайлаган парлары гомер азагынача гүзәл затлар булып каласын өчен, уңай социаль-психологик, бай матди-техник шартлар да тудыралармы?
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар