Диана Мамакова инде сигез ел студент тормышы белән кайный. Диана башта көллият, соңыннан институт тәмамлаган. Хәзер исә Икъдисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалы магистратурасында юридик белем ала.
Скопировать ссылку

- Диана, "Ел студенты"нда гран-при алу синең өчен көтелгән җиңү булдымы?
- Моннан ике ел элек "Пирамида"да әлеге бәйгене тамашачы буларак карадым. Шунда мин дә шушы сәхнәдә басып торырга тиеш, дигән максат куйдым. Ул вакытта әле мин гран-при алырмын дип күз алдыма да китермәдем. Чынлыкта исә бу җиңү минем эшчәнлегемнең нәтиҗәсе. Без, активистлар, эшебезне кемгәдер файдасы тисен дип эшлибез.
- Ел саен әлеге конкурста җиңү яулаган республиканың иң яхшы студентына чит ил вузында белем алу хокукы бирелә. Синең инде хыялыңда берәр уку йорты бармы?
- Дөресен генә әйткәндә, мин беркайчан да чит илдә белем алу турында уйламадым. Әлегә вузны да сайламадым. Ләкин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакмын.
Комментарийлар