16+

Элекке сыер савучы үз исемен йөрткән урамда яши

Заманында исеме газета-журнал битләреннән төшмәгән Социалистик хезмәт герое, ике тапкыр Ленин орденына ия булган сыер савучы Гөлбикә Кәримованы күптән күрәсем килеп йөри иде. Шуңа күрә Теләче районының Үзәк авылына юл тоттым.

Элекке сыер савучы үз исемен йөрткән урамда яши

Заманында исеме газета-журнал битләреннән төшмәгән Социалистик хезмәт герое, ике тапкыр Ленин орденына ия булган сыер савучы Гөлбикә Кәримованы күптән күрәсем килеп йөри иде. Шуңа күрә Теләче районының Үзәк авылына юл тоттым.

Гөлбикә апа яшәгән йортны табуы кыен булмады. Үзенең исемен йөрткән урамда яшиләр икән. Ул бик кунакчыл, киң күңелле кеше булып чыкты.
Үзе тумышы белән күрше Кара Чишмә авылыннан. Әтисе Гали абый фронт юлларын узган кеше. Саулыгын сугышта югалткан гаилә башлыгы 48 яшендә хатыны Шәмсебәдәрне өч бала белән калдырып, яшьли якты дөньядан китеп бара. Ферма мөдиренең сыер саварга чакыруына ундүрт яшьлек Гөлбикә каршы килми, чөнки кечкенәдән сыер савучы булырга тели.
- Җаның-тәнең белән күңел биреп эшләсәң, уңышка ирешеп була икән, - дип сөйли 40 ел гомерен сыер савуга багышлаган ветеран. Елына һәр сыердан 5700 килограмм сөт савып алу зур күрсәткеч була ул чакта. Көненә өч тапкыр егерме бишәр сыер саусалар да, шул елларын сагынып искә ала Гөлбикә апа. Икешәр тапкыр Ленин орденына ия булган сыер савучылар коллективта икәү була. Икенчесе, дусты Фәридә апа Әүхәдиева, инсульт кичереп, урын өстендә ята икән.
Хезмәттәге уңышлары өчен Гөлбикә Кәримовага «Урак һәм чүкеч» алтын медале дә тапшырыла. Ленин ордены алгач, «ферма мөдире сөтне арттырып яза» дип, аннан көнләшүчеләр дә табыла. Шул чакта ул җитәкче янына бара да, эшеннән җибәрүләрен сорый. Баш зоотехникның күз алдында савып күрсәтергә мәҗбүр була сыер савучы - ә сөте элеккедән дә артыграк килеп чыга.
Мактаулы сыер савучыны егерме яшендә партия сафларына кабул итәләр. Яшь, чибәр Гөлбикәнең фотоларын газета-журнал битләреннән күреп, аңа егетләрдән кочак-кочак хатлар килә башлый. Үзенә тиң яр итеп Раиф исемле егетне сайлый кыз. Әмма тугыз ел яшәгәннән соң гына дөньяга килгән мәхәббәт җимешләре булган уллары Рафаэльне бергәләп үстерергә насыйп булмый аларга. Мәскәүгә XXV партия съездына делегат булып киткәч, күңеле нидер сизенгән сыман, кире кайтырга ашкына ул. Съезддан кайтып кергәндә, өйдә аны бәхетсезлек сагалап тора. Ире күпер сүткәндә язгы суга төшеп, үпкәсенә салкын тидерә. Шуннан терелә алмыйча, берничә көннән соң вафат була. Биш яшьлек Рафаэльне ялгызы гына аякка бастыра Гөлбикә апа. Ирен соңгы юлга озаткач та, каенанасы белән егерме дүрт ел тату гына яшиләр. «Алтыннарга тиң кеше иде» дип хәтерендә яңарта ул каенанасын.
1991 елда тагын бер күңелсез хәл була. Гөлбикә апаның ике Ленин ордены белән Социалистик Хезмәт Герое значогын өйләреннән урлап чыгалар. Әмма күпме генә эзләп карасалар дә, каракның эзенә төшә алмыйлар.
Гөлбикә апаның колхоз, авыл өчен тырышып йөргәннәре дә җитәрлек. Бервакыт колхозда малларга ашатырга азык бетә. Шунда аны комбикорма сорарга Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәләр. Гаризалар күп булуга карамастан, сыер савучыны кире бормыйлар. «Сиңа бирмичә булмас инде», - дип, аңа 500 тонна терлек азыгы биреп кайтаралар. Икенче бервакыт авылда балалар бакчасы төзелеше туктап кала. Үзе дә пленум әгъзасы булганлыктан, өлкә комитеты секретаре Рәшит Мусин янына китеп бара ул. Райком секретарьлары чират торганда, мактаулы сыер савучыны бик тиз кабул итәләр. Мәсьәләне шунда ук хәл итеп тә җибәрәләр. Шулай итеп балалар бакчасын төзетүгә дә үз өлешен кертә. Әмма аны ачканда гына Гөлбикә апаның барлыгын оныталар.
Гөлбикә апа бүгенге көндә депутат итеп гади хезмәт кешеләрен дә сайлауларын тели. Чөнки халыкның моң-зарын алар күбрәк күрә, күбрәк аңлый бит.

Бүгенге көндә республикада 188 Социалистик хезмәт герое яши

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading