16+

Елга-күл буйларына чүп бушатучыларны фотога төшерүчеләргә акча бирәләр

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Казанда гомумшәһәр өмәсе 23 апрельгә билгеләнгән.

Елга-күл буйларына чүп бушатучыларны фотога төшерүчеләргә акча бирәләр

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Казанда гомумшәһәр өмәсе 23 апрельгә билгеләнгән.

Бу ел Татарстанда Су­саклагыч зоналар елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан экологик икеайлык вакытында да Идел, Чулман (Кама), Нократ, Казансу һәм башка сулыклар тирәләрен тәртипкә ки­терүгә нык игътибар биреләчәк.

- Казанда Адмиралтия бис­тәсе җирлеген һәм Казансу елгасының элеккеге агымы юлын чистартуда максатчан эшләр башкарылачак. Адмиралтия буасы чистартылачак, шәһәр үзәгендә тере табигать почмагы барлыкка киләчәк. Тагын ике елдан Адмиралтия бистәсенә нигез салынуга 300 ел тула, - диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Фәрид Габделганиев.

Теләче, Нурлат, Саба, Спас, Лениногорск, Актаныш районнарының чисталыкка зур әһәмият бирүләре мактап телгә алынды.
- Хуҗа булган җирдә тәртип. Санитар икеайлыкларда барлык муниципаль берәмлекләр дә җаваплылык тоеп катнаша, кайберәүләр тагын да активлар һәм өлгерләр, -дип аңлатты моны министр.
Санитар икеайлыкта һәм шимбә өмәсендә бик тырышып эшләгән гаиләләргә, предприятиеләргә һәм оешмаларга, муниципаль берәмлекләргә, югары уку йортларына һәм мәктәпләргә, идарәче компанияләргә Экология министрлыгы бүләкләр тапшырачак.

- Территорияләрне кү­зәтүдә квадракоптерлар һәм пилотсыз очкычлар да кулланылачак. Халык та битарафлык күрсәтмәсен иде. Чүп-чарны рөхсәтсез урыннарга, ягъни урманнар, елга-күл буйларына бушатучыларны фотога төшерүчеләргә акча да бирәбез, - дип ышандырды Фәрид Габделганиев. - Быелгы санитар икеайлык «Күңел чиста булганда, тирә-юнь дә чиста» дигән шигарь-лозунг астында уза.

Исеңдә тот!
Табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында хә­бәрләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат челтәренең «Экология» бүлегенә яки электрон почтага җибәрергә була: eco.signal@tatar.ru. Шулай ук (843)267-68-67 телефоны аша Экология министрлыгына шалтыратырга мөмкин.

Узган ел санитар икеайлык вакытында 7032 табигатьне пычрату очрагы ачыкланган, 4539 протокол төзелгән, 26530 мең сумлык штраф салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading