16+

Елмаеп яшик әле!..

Сизгәнегез бармы икән: әгәр дә иртән елмаеп уянсак, көнебезне яхшы кәеф белән башлап җибәрсәк, йокыга талганчы шундый кәефтә булабыз. Һәм киресенчә: көнне борчу белән башласак, төн җиткәнче кәефебез китек була.

Елмаеп яшик әле!..

Сизгәнегез бармы икән: әгәр дә иртән елмаеп уянсак, көнебезне яхшы кәеф белән башлап җибәрсәк, йокыга талганчы шундый кәефтә булабыз. Һәм киресенчә: көнне борчу белән башласак, төн җиткәнче кәефебез китек була.

Елмаерга яратмыйбыз шул. Ә менә зарланырга, борчылырга безгә куш инде. Тормыш борчуларына күмелеп яшибез: акча җитми, мәхәббәт-наз җитми, теге җирем авырта, бу җирем борчый, эш күп, эш авыр, җитәкчеләр дөрес түгел, күршем миннән яхшырак яши... Әйе, проблемалар җитәрлек. Ләкин! Беренчедән, проблемаларны еш кына үзебез китереп чыгарабыз.

Юк җирдән, бөтенләй кирәкмәс урыннан. Икенчедән, җәмәгать, аның кадәр авыр тормышта, катлаулы шартларда яшәмибез дә, ләбаса! Ашарыбызга бар, Аллага шөкер! Өстебез бөтен, кияргә киемебез дә җитәрлек. Кредитлар алып, ипотекаларга кереп булса да, машиналарны алмаштырып торабыз, фатирлар алабыз. Тормыш авыр булса, акчаң, ашарга тәгамең булмаса, фатир-машина алыр идекме? Әлбәттә, юк. Ләкин... Ләкин зарланабыз. Тормыш шуңа көйләнгән чөнки.

Борчу-мәшәкатьләр һәрчак булган, булачак та. Әмма бу әле тормышны шуңа кору дигән сүз түгел. Пошмас җаннарга көнләшәм мин. Андыйлар әйләнә-тирәбездә һәрчак була. Әле узган атнада авылда бер агай зарланып тора, йөрәгем авырта, аяклар йөрми, башкасы... “Әнә, фәлән-фәләннең маңгаенда җыерчыгы да юк, гомер буена пошмас булды, әле дә шундый”, – ди бу 80нән узган күршесен атап. Бер яктан андыйларны яратмыйбыз да кебек, икенче яктан, яшерен генә көнләшәбез дә. Үзебезне үзебез бетереп. Аның шундый пошмас булуына борчылып...

Ә менә елмаерга иренәбез. Анекдотлар, мәзәкләр ишетеп, көлеп алабыз анысы. Ләкин көлү – ул елмаю түгел әле. Йөзендә елмаю булганнарга сокланып карап торам, андыйлар матур да, андыйлар кәефле дә. Җитмәсә, башкаларны да елмайтырга сәләтле. Елмаеп алсаң, тормышка бераз гына җиңелрәк карасаң, үзеннән үзе җиңел булып китә...

Елмаеп яшик, дуслар!

Фото: http://tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading