16+

Татарстанда машина йөртүче, табиб, ташчылар җитми

Республика барыннан да бигрәк машина йөртүче, инженер, шәфкать туташы, штукатурчыларга мохтаҗ. Хезмәт базарындагы вазгыять белән татарстанлылар 23 июнь көнне үзләре танышты. 

Татарстанда машина йөртүче, табиб, ташчылар җитми

Республика барыннан да бигрәк машина йөртүче, инженер, шәфкать туташы, штукатурчыларга мохтаҗ. Хезмәт базарындагы вазгыять белән татарстанлылар 23 июнь көнне үзләре танышты. 

Татарстанда бер эшсезгә алты эш урыны туры килә.

Татарстанда бу көнне Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәкара этабы үтте. Ярминкәдә студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә теләүчеләр катнашты. Моннан тыш шунда ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшләде. 

– Эш эзләүчеләр күп, тик араларында оешмаларга, учреждениеләргә таләп ителүче белгечләр генә сирәк. Булганнары да, хезмәт хакының түбән булуына сылтап, бүген өстәмә һөнәр үзләштерү һәм читкә китеп эшләүне кулайрак күрә, – Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Россия буенча бүген IT (мәгълүмати технологияләр) белгеченә кытлык күзәтелә. 2021 елда югары квалификацияле кадрлар дефициты 150 мең кеше тәшкил иткән, ә 2024 елга бу сан 300 меңгә җитәчәк.

Зарипова сүзләренчә, бүген республикада 6,3 мең эшсез исәпләнә. Хезмәт базарында аларга 35 мең вакансия тәкъдим ителә. Гомумән алганда, Татарстанның мәшгульлек дәрәҗәсе югары – 61,8 процент (Россия буенча ул уртача 60,2, ә Идел буе федераль округы буенча әлеге сан – 59,6 процент).

– Кайбер районнарда белгеч бар – эш юк. Ә икенчеләрендә, бик яхшы эш урыны тәкъдим ителә, әмма биредә эшләргә кеше таба алмыйлар, – ди министр.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, машина йөртүче, инженер, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, табиб, шәфкать туташы, штукатур, арматурчы, ташчы, программистлар, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары – Татарстанда иң кирәкле һөнәрләр.

– Дөнья бер урында тормый, ул үсештә, аның белән бергә технологияләр дә үзгәрә. Һәр ел саен төрледән-төрле яңа гаджетлар барлыкка килә. Мәгълүмати технологияләр өлкәсе – абруйлы, акчалы һәм, иң мөһиме, кызыклы эш. Яңа чикләр ачарга, үзенчәлекле, беркемнекенә дә охшамаган яңалыклар булдырырга мөмкинлек бирә. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган, кайсы уку йортына керергә дип баш ваткан яшьләр колагына әйтелгән сүзләр бу, – ди министр.

“Россиядә эш. Мөмкинлекләр чоры” Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе 26 мәйданчыкта оештырылган иде.

Сүз уңаеннан, һөнәрен алыштырырга теләүчеләр хәзер яңасын бушлай үзләштерә ала. Мондый мөмкинлек халыкка «Демография» милли проекты кысаларында булдырылган. Билгеле булганча, моңа кадәр әлеге программа нигезендә пенсионерлар гына бушлай укый алган. Хәзер бу мөмкинлекне бала ялындагы ана яки мәктәп яшенә җитмәгән баланы тәрбияләүче, 35 яшькә кадәрге яшьләр, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы эшсезләр файдалана ала. Һөнәр юнәлешләре исемлеге белән “Работа России” порталында гариза тутырганда танышырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading