Сезонлы эшкә кешеләр җитми ди. Җәйге чорда исә алар аеруча кирәк. "Работа России" порталында 22 мең шундый вакансия бар. Кытлык бигрәк тә туристлык, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсендә сизелә.
Ярты миллион кеше җитми
«Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкче Ильяс Гыймадов безгә хәбәр иткәнчә, төзелешкә белгечләр һәм эшчеләр ел әйләнәсе җитми, җәйге сезонда бигрәк тә.
Бу проблема бөтен компаниядә дә бар. Коллегалар белән очрашкан вакытта да шуның турында сөйләшәбез. Эшчеләргә кытлык пандемия чорында сизелде. Ул чакта төзелеш күләме артты. Ә эшләргә кеше юк иде, чөнки читтән кертмәделәр, очышлар туктатылган иде. Хәзер дә нигездә шул Үзбәкстан, Таҗикстан, Чувашия һәм Мари Эльдән килүчеләр эшли, алар булмаса, бөтенләй эшләүче булмас иде дибез. Төзелешкә күбесенчә кирпеч, бетон салучылар, балта осталары җитми. Мин бу кытлыкны күп ир-атларның махсус операциягә һәм чит илләргә күчеп китүләре белән бәйләп карыйм, – ди ул.
Белгечләр илнең төзелеш объектларына якынча ничә кеше җитмәвен дә исәпләп чыгарган. Россия Дәүләт Думасы депутаты, РСФСРның атказанган төзүчесе Владимир Ресин "Стройгазета"га белдергәнчә, төзелеш өлкәсенә якынча ярты миллион кеше җитми.
– Узган ел Россиядә төзелештә 6,5 миллион кеше эшләгән, ә 2030 елга алар инде 8 миллион булырга тиеш. Әмма мондый үсешне тәэмин итү өчен, безгә, хезмәткә түләүне арттыруны һәм тармакка яңа кадрларны җәлеп итүне дә кертеп, һөнәри белем алуга ярдәм итүнең өстәмә чаралары кирәк, – дигән ул.
Беренче чиратта электр газ эретеп ябыштыручылар, бетончылар, технологик торбаүткәргечләр монтажчылары, балта осталары, арматурщиклар, түбә ябучылар кирәк. Бу эшче һөнәрләргә кытлык бүген 40-50 процент тәшкил итә.
Официант белән пешекче кирәк
Җәмәгать туклануы тармагына килгәндә, Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова, җәйге чорда һәр ресторанда 20 процент хезмәткәр җитми, ди. Илле кеше эшләсә, тагын унау җитенкерәми. Кайбер рестораннарда хәтта 30 кеше.
– Туристлар сезоны вакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен өстәмә персонал кирәк. Әмма бу мәсьәлә хәзерге көнгә кадәр кискен булып кала бирә. Студентлар гына түгел, мәктәпләрдә укучы югары сыйныф укучыларын да җәлеп итәргә тырышабыз. 1 июньгә укулары тәмамланып, эш белән кызыксына башларлар дип көтәбез. Әмма аларның күбесе эшкә көньякка, диңгезгә һәм башка төбәкләргә китәр дигән шик тә бар. Шуның өчен районнарда яшәүче яшьләрне чакырырга телибез. Узган ел да шулай эшләдек. Районнардагы профильле уку йортларында укучыларны чакырып, аларның яшәү мәсьәләсен хәл иттек. Аларга тулай торакларда күпмедер урын бирелде, яшәү өчен акчаны ресторан үзе түләде. Быел да шундый мөмкинлек табарга тырышачакбыз. Алар акча түләргә әзер, тик эшләүче генә юк, – ди әңгәмәдәшем.
Официант белән пешекче генә түгел, савыт-саба юучылар да юк. Казанда үз кафесы булган Ильмира Каракуш, бөтен өмет Урта Азиядән килүчеләргә, ди.
– Администратор белән бармен табып була әле, официантлыкка студентлар килә. Ә менә оста пешекчеләрне табу авыр. Җәйге верандалар да ачылгач, өстәмә пешекчеләр дә кирәк була, – ди ул.
"Кәбестә утыртырга кеше таба алмыйм"
Авыл хуҗалыгы да искәрмә түгел. Анда эшләргә дә кешеләр гел кирәк.
"Август-Агро" идарә компаниясенең персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Наталья Циделко әйтүенчә, кыр эшләре сезоны башлангач, аграрийларның механизаторларга һәм машина йөртүчеләргә ихтыяҗы аеруча нык арта. 1660 кеше эшләгән «Август-Агро» холдингында, әйтик, үсемлекчелек юнәлеше буенча 130, ә терлекчелектә 123 хезмәткәр җитми. Сезонлы эшләргә студентларны, шулай ук күрше төбәкләрдән Татарстанга акча эшләргә килгән эшчеләрне җәлеп итәргә әзербез, ди ул.
Арча районының Айван авылы фермеры Нәфил Гатауллинның фикерен белергә дип шалтыратканда, ул кәбестә утыртасы җирне эшкәртә иде.
- Менә иртәгә кәбестә утыртырга кешеләр кирәк, каян табасы булыр, - диде ул, эшен бүлеп. - Яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә эшчеләрне ел әйләнәсенә алу отышлы түгел. Шуңа сезонлы эшкә генә җәлеп итәбез. Авылда күбесе шәһәргә барып, сменалы эштә хезмәт куя. Сменасыннан бушаган вакытта килүчеләр бар, әмма бер көнгә 2-3 мең сум сорыйлар. Риза буласың инде, җирне буш калдырып булмый. Көзен үстергәнен дә кырда калдырасы килми. Ул чорда да кешеләр кирәк. Эшләгән кешегә әлбәттә түлисең. Тик менә безгә әҗере калмый дияргә була. Мисал өчен көз көне кәбестәнең бер килограммы 4 сум иде. Шуны складтан капчыкларга тутырган өчен бер мең сум түләгәндә, ул минем чыгымнарны да капламый булып чыга. Шуның өчен быел кәбестәне кимрәк утыртырга булдык. Әле шуңа орлык, ягулык, техника бәясен, утырткан, алган һәм базга кайтарткан өчен түләнгән хезмәт хакын кушсаң, уйлыйсы да килми. Авыл хуҗалыгында гомумән бәя бик түбән. Сөткә бәяләр бик нык кимеде, икмәкнеке дә төште. Менә шулай тырышып-тырмашып эшли инде авыл кешесе.
Яшүсмерләрне дә алырга әзерләр
Җитмәгән кадрлар эш бирүчеләр яшүсмерләр белән тутырмакчы. Аларны эшкә активрак җәлеп итәргә керешкәннәр, дип яза “Российская газета”. Яшүсмерләрне күбесенчә сезонлы ихтыяҗ барлыкка килгән өлкәләр: ял итү, җәмәгать туклануы, туризм, авыл хуҗалыгы компанияләре яллый, ди Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты проректоры Александр Сафонов.
Компанияләргә җәй өчен генә кирәк булган хезмәткәрләр өчен штатны арттыруның мәгънәсе юк. Күпчелек очракта аларга физик хезмәт белән шөгыльләнә алырлык квалификацияле булмаган хезмәткәрләр кирәк. 14 яшьтән олырак булганнар өчен ачык вакансияләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Саратов, Воронеж һәм башка шәһәрләрдә күп, дип яза hh.ru.
Фото архивтан
Комментарийлар