16+

Эт тормышы гына гаепле

Мәскәү базары яныннан узып барганда күзем каршыда җыелып «киңәшмә үткәреп» ятучы этләргә төште. Язлыкта чүт кенә шундый көтү корбаны булмый калганым исемә килеп, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте берара.

Эт тормышы гына гаепле

Мәскәү базары яныннан узып барганда күзем каршыда җыелып «киңәшмә үткәреп» ятучы этләргә төште. Язлыкта чүт кенә шундый көтү корбаны булмый калганым исемә килеп, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте берара.

Болары да миңа ташланырга дип киңәшеп ятмасыннар тагын... Бу тирәдән әйләнеп узуың хәерле, дип, урау юл белән китәргә туры килде. Арттан килүче тагын бер-ике кеше дә минем үрнәккә иярде, күрәләтә этләр арасына атламады. Казан үзәгендә этләргә юл биреп йөр инде, адәм көлкесе. Этләр өчен җаннарын фида кылучылар да юк түгел. Сөекле хайваннарына вакытында тиешле прививкасын ясатучы, этләр парикмахеры юлына тузан төшерми торган, шулар белән түшәк бүлешүче хуҗалар - икенче мәсьәлә. Әле бит урам этләрен яклап чаң сугучылар да җитәрлек. Урам этләре дә туганда әшәке-усал булып тумый инде, билгеле. Ашарларына таба алмыйча интегүдән, туңганда җылыныр почмаклары булмаудан кыргыйлана, усалланадыр алар да.
Мәгълүм булганча, 4 октябрь - Халыкара киек-җәнлекләрне яклау көне. Россиядә бу көнне «Россиядә хайваннарга гуманлы закон өчен. Стерилизациягә - әйе! Эвтаназиягә - юк!» халыкара акциясе үткәрелә. Әлеге чара «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы федераль законга йортсыз-хуҗасыз калган хайваннарны юк итү турындагы төзәтмәләр кертүгә каршы юнәлдерелә. «Без бу проект белән килешмибез. «Эвтаназия» - этләрне мыскыл итү кебек, эт бит тормыштан үзе теләп ваз кичә алмый. Биредә сүз аларны үтерү турында бара», - ди Казанның зоояклаучысы Фидаил Үтәгәнов.
Аның сүзләренчә, Казанда йортсыз хайваннар мәсьәләсе озак еллардан бирле хәл ителмичә кала бирә. Күрше эте тешләсә дә, гаепне урам этләренә сылтыйбыз инде анысы. Ак эт бәласен кара эткә ягып куярга оста бит без. Статистика мәгълүматларына караганда, узган елның беренче яртысында эт тешләүдән зарар күрүчеләр саны быелның ярты елында зыян күрүчеләргә караганда күбрәк булган. Быел этләр сабырракмы соң әллә? Казанда быелга котырган этләр тешләүдән зыян күргән кешеләр гомумән дә юк икән.
5 октябрьдә Бауман урамында «Яшәүгә хокук» төбәк экология хәрәкәте, «Зоопас» иҗтимагый оешмасы һәм «Надежда» интернет-бергәлеге хуҗасыз калган этләрне яклап акция уздыра. 13.00 сәгатьтә башланган акция этләргә яңа хуҗалар эзләү турындагы белдерүләр беркетелгән шарларны бердәм рәвештә һавага очыру белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading