16+

Фатир эзлим...

Сентябрь ае студентлар өчен уку елы башлану гына түгел, арендалау өчен фатир эзләү чоры да. Фатирны ничек һәм каян эзләргә дигән проблема юк хәзер. Бушлай таратыла торган газеталарда да, социаль челтәрләрдә дә тулып ята аның ише игъланнар. Бу эшкә вакытымны сарыф итмим дисәң, риелторга мөрәҗәгать ит, сиңа кирәген хәзер табып бирә. Ни өчен дисәң, август ахыры-сентябрь башы алар өчен дә урак өсте бит.

Сентябрь ае студентлар өчен уку елы башлану гына түгел, арендалау өчен фатир эзләү чоры да. Фатирны ничек һәм каян эзләргә дигән проблема юк хәзер. Бушлай таратыла торган газеталарда да, социаль челтәрләрдә дә тулып ята аның ише игъланнар. Бу эшкә вакытымны сарыф итмим дисәң, риелторга мөрәҗәгать ит, сиңа кирәген хәзер табып бирә. Ни өчен дисәң, август ахыры-сентябрь башы алар өчен дә урак өсте бит.

- Аренда базарының иң җанланган вакыты сентябрь һәм октябрь, бу айда шәһәргә студентлар бик күп килә, - ди дүртенче ел риелторлык хезмәте белән шөгыльләнүче Алинә Мортазина. - Сайлау мөмкинчелеге хәзер бик зур. Кайсы игъланны ачып карама, артында риелтор тора, диләр. Килешәм, бу эш белән шөгыльләнүчеләр хәзер бик күп. Ләкин бик тырышкан мәлдә фатирны риелторсыз да табарга була, тик моның өчен вакыт кына кирәк. Хәзерге заманда буш вакыты булган кешене табып та булмый. Тәгәрмәчтәге тиен кебек, бертуктамый бөтереләләр. Шуңа да фатир табу эше күп чакта безнең өскә кала.


Алинәдән бүлмә, фатир арендалау бәяләрен сорашам:

- Бүлмәләр хуҗалар белән яки аларсыз бирелә торганы бар. Бәяләре шәһәрнең кайсы районында булуына карап төрле дип әйтә алмыйм, бер тирәдә тирбәлә. Хуҗалар белән алты меңнән, хуҗаларсыз сигез меңнән башлап. Ике кеше керсә, дүртәр мең булып чыга.

- Хуҗасы да булган фатирда күбесенчә әбиләр яшидер инде?
- Алай дип әйтмәс идем, яңа йорттан фатир алып, ипотека түләүче яшь гаиләләр дә еш шалтырата безгә. Әбиләр инде аңлашыла, пенсияләре аз, фатир өчен булса да түләрләр дип кертәләр егет-кызларны. Араларында кухня ягында үзе идәндә йоклап, зал ягын арендага бирүчеләр дә бар.

- Бүлмә яки фатирга күбесенчә кемнәрне кертәләр дип сорасам, кызларны диярсезме?
- Кызларны да, малайларны да, яшь гаиләләрне дә бертигез дәрәҗәдә дияр идем мин. Фатир хуҗаларыннан, егетләр кызларга караганда чистарак та яши, дигән сүзне еш ишетәм.

- Фатир бәяләренә кире әйләнеп кайтыйк әле. Бер бүлмәле фатирны ничә меңгә арендаларга була?
- Монда инде нинди районнан һәм фатирның нинди хәлдә булуына, тукталыштан күпме ераклыкта урнашканлыгына һәм нинди маршрутлар йөрүенә карап. Дәрвишләр бистәсендә - унике, Киров районында - унөч, шәһәр үзәгендә унбиш меңнән башлап. Аена тугыз меңгә генә бирүчеләр дә бар. Боларга өстәп коммуналь түләүләргә дә акчаны фатир арендалаучы түләргә тиеш була.

- Бәяне кыйммәтсенәләрме?
- Студентлар арзанлы вариантны эзли дип әйтә алмыйм, чөнки, бердән, алар акчаны үзләре эшли. Аннары ата-аналар да балаларына акчаны жәлләми. Башта, арзанлырак фатир кирәк, диләр, барып карагач, кер юу машинасы юкмыни, тегесе-монысы да юк икән дип сайлана башлыйлар. Фотолардан кыйммәтрәк вариантны күрсәткәч, ата-аналарына шалтыраталар. Менә шундый фатир бар, ул миңа бик ошады, тик бәясе фәлән сум дигәч, тегеләре, бала хакына, шунда ук ризалаша.

Бушлай игъланнар сайтыннан арендага бирелүче фатирлар белән кызыксындык. Кайсы номерга гына шалтыратма, барысының да артында риелторлар тора. Тик шулай да яңа гына эленгән бер игъланны фатир хуҗасы биргән булып чыкты. Димәк, номерымны риелторлар алырга өлгермәгән, диде ул безгә. Фатирларын арендага бирүчеләр клиентны ничек тапса да ота, чөнки аңа риелтор хезмәте өчен түләргә кирәкми. Ә менә арендалаучы риелторга акча түләргә тиеш була. Алинәнең әйтүе буенча, риелторга фатир арендалау бәясенең илле проценты тиеш.

Фатир арендаларга теләүчеләргә киңәшләр:

Фатирның хуҗасы тәгаен ул булу турындагы документны сорагыз.

Фатирга кергәнче аның хуҗасы белән килешү төзегез. Анда хуҗа кешенең һәм фатир арендалаучының хокуклары белән бурычлары, аренда түләве суммасы, сөйләшү буенча төзелгән вакыт аралыгы, килешүне өзү очраклары язылырга тиеш.

Милек исемлеген төзү дә яхшы. Анда фатирда булган барлык җиһаз, техника саналып китәргә тиеш. Аларның төзек булу-булмавын да тикшереп карагыз.


Фатирларын арендага бирүчеләр колагына:

Фатирыгызны арендага бирү турындагы игъланыгызны фотосурәтләр белән тулыландырсагыз, аңа игътибар күбрәк булачак, клиентны да тиз табачаксыз.

Фатирыгызга кер юу машинасын куегыз, аңа, бердән, арендаторлар тиз кабачак, икенчедән, ярты ел эчендә ул үз бәясен чыгарачак та.

Аренда килешүе төзегез. Фатир өчен тынычлыгыгызның бердәнбер гарантиясе ул.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләнеп барамы-юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Арендалаучы китәр дә барыр, ә сезгә бурычы калыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading