16+

Фатирны сатып алыргамы, арендаларгамы?

Россия халкының финанс яктан белеме бик сай икән. Самарадагы «Волга-Кредит» банкы җитәкчелеге күп кенә клиентларын төп башына утыртып, акчаларын урлаган.

Фатирны сатып алыргамы, арендаларгамы?

Россия халкының финанс яктан белеме бик сай икән. Самарадагы «Волга-Кредит» банкы җитәкчелеге күп кенә клиентларын төп башына утыртып, акчаларын урлаган.

Әгәр халык финанс механизмнарның нигезен белгән булса, мондый күңелсез очрак килеп чыкмас та иде.

Татарстанның Милли банкында видеоэлемтә аша, Россия Банкы рәисе урынбасары Владимир Чистюхин катнашында, киңәшмә узды. Анда 2016-2018 елларга илнең финанс базарын үстерүне күздә тоткан документ проекты буенча фикер алыштылар.

Документта халыкның финанс ­грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга зур игътибар бирелгән. Күп­санлы сораштырулардан күренгәнчә, кешеләрнең күпчелеге финанслар өлкәсендә гадәти әйберләрнең дә асылын белми.

- Югары класс укучылары өчен финанс грамоталылык буенча аерым дәрес кертергә уйлаган идек, әмма Россиянең Мәгариф министрлыгы безне бераз шелтәләп алды. Балаларның болай да укудан башы чыкканы юк: өстәмә рәвештә юл хәрәкәте иминлеге, тирә-як мохитне саклау дәресләре дә керә, диләр. Шуңа да карамастан, җәмгыять белеме курсының икътисад бүлегендә берничә дәресне финанс белеменә багышларга килештек. Укыту-методик комплект әзер, анда дәреслек һәм укытучыларга әлеге дәресне ничек алып барырга кирәклеге турында белешмәлек тә бар, - дип аңлатты Россия Банкы рәисе урынбасары.

Яңа дәрес 2017 елның 1 сентябреннән мәҗбүри укытылачак. Ә 2016 елдан кайбер төбәкләрдә сынау рәвешендә дәресләр үткәреләчәк, исемлекне Россиянең Мәгариф министрлыгы әзерли. Укытучыларга яңа дәреснең асылын быелдан төшендерә башлаячаклар.

Халыкның финанс белемен күтәрү максатында, 2017 елдан сайт та ачылырга тора.

- Анда яшәешебезнең күп кенә өлкәләрен колачлаган сорауларга җавап биреләчәк. Мисал өчен, фатирны арендалау яки сатып алу отышлыракмы? Акчаны җыяргамы, әллә кредит алыргамы? Чит илләрдә мондый сайтлар халык арасында бик популяр, бик гади һәм аңлаешлы ясалган, - диде Владимир Чистюхин.

Фото: starttraveltlt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading