34 мең татар кешесе гомер иткән Красноярск крае узган атнада татар рухы, татар мәдәниятендә кайнады. Россиянең зур шәһәрләре арасында күчеп йөри торган Федераль Сабантуйны себерлеләр үзләренә хас зур масштаб белән үткәрде.
Әллә Красноярск, әллә Краснодар...
Казан безне елак һава торышы белән озатып калса, халык телендә Себер йөрәге дип йөртелүче Красноярск...
34 мең татар кешесе гомер иткән Красноярск крае узган атнада татар рухы, татар мәдәниятендә кайнады. Россиянең зур шәһәрләре арасында күчеп йөри торган Федераль Сабантуйны себерлеләр үзләренә хас зур масштаб белән үткәрде.
Әллә Красноярск, әллә Краснодар...
Казан безне елак һава торышы белән озатып калса, халык телендә Себер йөрәге дип йөртелүче Красноярск шәһәре эссе, кояшлы көннәре белән каршы алды. Әллә татарларның кайнар йөрәге тайга якларына шулай тәэсир итте, ул көннәрдә һава температурасы 30 градустан да түбән булмады. Шәһәр урамнарында зур савытларда үсеп утыручы пальма агачлары, көньяк илләрендәге кебек тау битләренә салынган бормалы юллар мине бөтенләй хафага салды, әллә Красноярск урынына ялгыш Краснодарга киттем инде?!
Баксаң, биредә җәйнең иң матур, иң кызган чагы гына икән. Җирле халык әле урман җиләген дә җыярга өлгермәгән. Җәйге кояш нурлары никадәр нык кыздырса да, ылыслы тайга урманнарын үтеп керә алмый, күрәсең. Җәйләрен артык эссе, кышларын сөяккә кадәр үтеп керүче салкыннар бер яктан кискен континенталь климат, икенче яктан Россиянең иң бай сулы елгасы - Енисей тәэсире.
Казан яңгырларына ияләшеп беткән без, журналистларга, мондый һава торышы шактый кыенлыклар китереп чыгарды. Ярый әле, бәхеткә, Сабантуйның төп мәйданы каршында үсеп утыручы кечкенә генә каен бар иде. Бер төркем журналистлар шул кәрлә агач ышыгында сулу алды. Ә менә тамашачылар, теләсә-теләмәсә дә, көн дәвамында кояш нурларында коенды.
Милли бәйрәм әкияттәге кебек өч көн, өч төн дәвам итте. Бәйрәм рухы Себер татарлары өчен Красноярск шәһәренең Дәүләт универсаль фәнни китапханәсендә татар халкының тарихына, мәдәниятенә, диненә багышланган китап һәм иллюстрацияләр күргәзмәсе ачылышыннан башланып китте. Бирегә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән берлектә бер төркем делегация килгән иде. Экспозициядә милләтебезгә багышланган 400гә якын китап, вакытлы матбугат, фотоматериаллар, мәдәни һәм көнкүреш әйберләре җыелган иде.
Себер татарлары ат өстендә кыз куа
Элек-электән Сабантуйның төп бизәкләренең берсе булып ат ярышлары саналган. Себер йөрәгендә уздырылган ярышлар Федераль Сабантуй тарихында иң колачлысы булды, чөнки биредә ат чабышлары өчен аерым көн бүленеп бирелгән иде. Ярышлар каладан 25 чакрым ераклыкта урнашкан Емельяново бистәсендәге «Мустанг» ипподромында оештырылды.
Чабышлар «Кыз куу» уены белән башланып китте. Уенны алып баручы сүзләренчә, элек егет, өйләнгәнче, кызга үзенең ат өстендә яхшы йөргәнен, оста җайдак икәнен күрсәтергә тиеш булган. Ә моны исбатлау өчен, борынгы йола буенча, егет кызны елгыр атта куып җитәргә тиеш икән. Кызны куып җиткән егет кенә ата-анасыннан аның кулын сорый алган. Ул көнне мәйданчыктагы егеткә кызны куып тотуы шактый кыенга туры килде, чөнки гүзәл зат үзе дә Себернең оста җайдагы иде.
Чабышчы атларның буыннарын бераз яздыргач, беренче ярышлар да башланды. 2400 метрлы дистанцияне узу өчен, мәйданга иң беренче булып рус өчлекләре чыкты. Ат ярышларының бу төре моннан 200 еллар элек барлыкка килгән һәм иң матур ат спорты төренә керә. Ярышның беренче өлеше Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
Рус өчлекләре безнең яклар өчен ят булса да, биредә «ат җене» кагылучылар спортның әлеге төрләрен шактый ярата икән. Чит ил вәкилләре бу ярышларга шул кадәр сокланып карый ки, хәтта шуның өчен генә дә Россиягә килергә әзер икән. Атларның һәрберсе белән идарә итү өчен арбада берәр җайдак утыра. Спортның бу төрендә дә үзенчәлекләр бар, мәсәлән, уртадагы ат бөтен дистанцияне юртаклап, ә ян-яктагы атлар бары тик сикертеп кенә чабарга тиеш. Әлеге матур, ләкин авыр ярышта беренчелекне Алексей Казаков җитәкчелегендәге төркем алды.
Красноярск өлкәсе губернаторы бүләге өчен дә ярыш кызу барды. Тамашачылар да атлардан күз алмады. Берәүләр үзе җан аткан юртакның артта калуыннан уфтанса, икенчеләр алга китүенә сөенә иде. Губернатор бүләге өчен олы яшьтәге сигез чаптар ярышты. Беренчелекне Пинг Понг кушаматлы ат (җайдагы Роман Секин) алды. Ул дистанцияне 3 минут 5 секунд 9 долисекундта узып, ипподромның шәхси рекордын куйды.
«Федераль Сабантуй - 2015» бүләге дүрт яшь һәм аннан да югары булган унбер ат арасында уйнатылды. Бу юлы финишка беренче булып Залп кушаматлы аты белән Григорий Гришин килде. Җиңүчеләргә татар халык йоласы буенча чигелгән сөлге һәм бүләк сертификат тапшырылды.
Елгыр атлар арасындагы ярыш бәйрәм чаралары, халык көнкүреше күргәзмәсе һәм ярминкәләр белән үрелеп барды. Бу үзенә күрә Сабантуй алдыннан бер «репетиция» иде. Шунда ук тайга урманнары арасында яшәгән халыкның милли ризыкларын кабып карап, төрле кул эшләнмәләре белән танышып булды. Халыкны исә ат өстендә төрле күнекмәләр башкаручы гимнастлар шаккатырды.
«Сездә иң «текә» Сабантуй!»
Кичкә таба Татарстан сәнгать осталары әзерләгән концерт Себер белән Казан арасын тагын да якынайтты. Милли моңга, туган телгә сусаган чит төбәктәге татарлар концертта башкарылган җырларны күз яшьләрсез тыңлый алмады.
- Ул яшь егет Ришат Төхвәтуллинны гына карагыз сез. Үзе чибәр, ә тавышы сандугач кебек! Эчке дулкынлануны сүзләр белән генә җиткереп булмый. Ләкин барыннан да бигрәк Салаватны яратам мин. Безнең якларга бер дә килгәне юк, үзем шуңа кунакка барыр идем, - дип илһамланып чыкты тамашачы залыннан Кәтифә апа Зәкүраева.
Красноярск бу көннәрдә 36 төбәктән меңнән артык Сабантуй кунаклары кабул итте. Милли бәйрәм бөтен Россия буйлап чәчелеп яшәүче татарлар өчен күрешергә бер сәбәп бит. Республикадан исә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 500 кешелек делегация килгән иде. Алар себерлеләргә чараны әзерләшергә ярдәм итте.
- Татар халкы өчен, кайда гына яшәсә дә, динне, телне саклап калу мөһим. Сабантуй аркылы без үзебезнең кем икәнебезне, җырыбызны, моңыбызны, ризыгыбызны күрсәтә алабыз. Быелгы Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, моның өчен Красноярск губернаторы Виктор Толоконскийга зур рәхмәтлемен. Тарихта бу иң «текә» Сабантуй булып истә калачак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Сабантуй - чәк-чәк бәйрәме
Сабан туйлары хәзер җәй буе барса да, ул элек-электән язгы кыр эшләре бетү белән үткәрелә торган бәйрәм булып санала. Җир кешесенә, аның хезмәтенә дан җырлаучы бәйрәм. Шуңа да Федераль Сабантуйның тантаналы өлеше чәчү эшләре күренеше белән башланып китте. Мәйдан уртасына зур сука да килеп басты, иңнәренә орлык салынган тубал тоткан егетләр, чиләк-көянтә белән кызлар да үзен көттермәде. Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, чәчү күренешләре тәмамлануга, мәйдан уртасында Сабантуй уеннары күренеше башланды.
Нинди генә мәҗлес булса да, татарлар җыелган урынны бәйрәм табыныннан башка күз алдына да китереп булмый. Озак еллар туган яклардан аерым яшәгән милләттәшләр җыелган җирдә бигрәк тә. Шуңа да концерт башлануга, мәйданга табын күрке самавыр килеп төште. Красноярск таулары кадәр шарлардан ясалган зур чәк-чәк мәйданны әйләнде дә күккә очып китте. Самавыр тирәсенә өчпочмаклар җыелып, татар халык биюләрен башкарды. Бу күренештән ирексездән авыз сулары килде.
Чәк-чәк дигәннән, безнең өчен шундый гадәти булып тоелган бу баллы ризык себер якларында дефицит икән. Биредә ул алтын белән бер тигез дәрәҗәдә. Авыз кибәрлек эссе көнгә карамастан, чәк-чәк сата торган нокталарда су буе чират торды. 100 грамм татлы ризык өчен халык 500 сумын да, мең сумын да бирергә әзер иде.
Сабантуй чын-чынлап чәк-чәк бәйрәменә әйләнде. Түбән Камалылар әзерләгән 272 килограммлы чәк-чәкне дә күзе төшкән халыктан бары сакчылар гына коткарып кала алды.
«Татарстаннан китмәдек тә кебек»
Себер якларына Сабантуй бәйрәме XX гасыр башында Казан һәм Уфа губерниясеннән күчеп килүче татарлар белән килгән. Төрле каршылыклар аркасында, берара бетеп торган бәйрәм 90 нчы елларда янәдән яңартыла. Федераль Сабантуйга кадәр дә монда һәр ел саен бер генә татар авылында да Сабантуй оештырылмыйча калмаган.
Красноярск крае губернаторы Виктор Талоконский да бәйрәмнең татарлар өчен ни рәвешле кирәк булуына басым ясады.
- Сабантуй - элек-электән килгән үзенә күрә бер тарих. Ул - Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар халкының бөек мәдәни традициясе, халыклар дуслыгы бәйрәме. Бигрәк тә читтә яшәүче татарлар өчен милли рухны саклап калучы бәйрәм бу, - диде ул.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов та Сабантуйның безнең халык өчен зур дәрәҗәгә ия булуына басым ясады.
- Татар халкы өчен Сабан туеннан да кадерлерәк бәйрәм юк. Быел ул Россиянең 58 төбәгендә, 28 чит илдә үткәрелде, әле хәзер дә бара. Ләкин иң зур, иң масштаблы чара - биредә. Монда килгәч, үземне Татарстаннан китмәгән дә кебек хис итәм. Крайда бөтен халыклар үз йөзен саклап калсын өчен гаҗәеп зур эш башкарылган биредә, - диде ул.
Тәкә себердә калды, ә машина Мари Элга китте
Көрәш мәйданы кызган табаны хәтерләтте. Шулай булмыйни, Россиянең иң яхшы көрәшчеләре бил алышты бит монда. Араларында республика батырлары да бар иде. Теләче егетләре Раил Нургалиев белән Раил Мараков республика данын яклады. Икесе дә көрәш даирәсендә шактый чыныккан, тәҗрибәле спортчылар. Узган елгы Федераль Сабантуйда Раил Мараков батыр калып, машина откан иде. Бу юлы исә көрәшче көндәше Раил
Нургалиевка юл бирде.
- Кем җиңсә дә кайгырмыйм, егетләр үзебезнеке, барысы да татарлар. Алар көрәш мәйданында күптәнге дусларым, - дип уртаклашты Раил, җиңелүен белгәч.
Төп батыр исеме өчен көрәшкәндә, Татарстан егете, җәрәхәт алу сәбәпле, төшеп калды. Россиянең иң данлыклы, бил бирмәс көрәшчесе булып Мари Эл егете Муса Галләмов (1991 елгы) танылды. Бу җиңүгә ул инде тугыз ел әзерләнгән икән.
Көрәш яхшы барды, ләкин җиңү авыр бирелде. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә җиңеп чыктым. Хәзер минем эздән энем көрәшеп китте инде. Көрәштәш дусларыма мәйданда көндәш булсак та, тормышта дуслыкны югалтмавыбызны телим, - диде Муса.
Көрәшчене «коллегалары» мәйдан уртасында күккә чөйде. Батыр исә шунда ук откан бүләге - «Фольксваген» машинасы янына ашыкты. Ә тәкәне егет мондагы халыкка бүләк итеп калдырды.
Киләсе елга Федераль Сабантуйны Түбән Новгород өлкәсе кабул итәчәк. Аларга Тулпар ат сынын Красноярск шәһәре башлыгы Әдһәм Акбулатов тапшырды.
Сабантуй барышында шуңа игътибар иттем - ничәмә-ничә чакрымга сузылган мәйданда бер генә тамчы да чүп юк иде. Җирле халыкның, матур киемнәренә карамастан, юл өстендә аунап яткан чүпне үз куллары белән савытка алып салуы гаҗәпләндерде мине. Себердә узган Федераль Сабантуй иң масштаблы гына түгел, ә иң чиста буларак та истә калачак тарихта. Менә кемнән өйрәнергә кирәк икән табигатьне сакларга!
Комментарийлар