16+

ФИФАның генераль сәркатибе Фатма Самура: «Казанда мәчет белән чиркәүне янәшә күрү таң калдырды»

ФИФА генераль сәркатибе Фатма Самура «Ведомости» газетасына биргән интервьюсында Россиядә иң таң калдырган шәһәр - Казан дип белдергән.

Бу көннәрдә ул Санкт-Петербургта "Конфедерация Кубогына 100 көн кала" дигән шигарь астында узучы төрле чараларда катнашып йөри.

- Берләшкән милләтләр оешмасында (ООН) эшләгән 21 ел дәвамында миңа элекеге СССРның Таджикстан, Кыргызстан, Казахстан кебек төрле илләрдә булырга туры килде. Ләкин Россиядә бер тапкыр да булмадым. Хәзер хыялым тормышка ашты, мин - Россиядә. Мин сезнең илегезнең зурлыгы белән генә түгел, мәдәнияте белән дә сокландым. Иң онытылмас кичерешләрем Казанда булгандыр. Төрле дин кешеләренең үзара гармониядә яшәве, мәчет белән чиркәүне бер урында күрү таң калдырды, - дигән Фатма Самура.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading