16+

Финанс мендәре турында ишеткәне бармы? Күпме кирәк һәм күпмегә?

Акча санаганны һәм сакланганны ярата шул...

Финанс мендәре турында ишеткәне бармы? Күпме кирәк һәм күпмегә?

Акча санаганны һәм сакланганны ярата шул...

«Вирустан халыкның бер өлеше зыян күрсә, кризистан – барысы да» -  социаль челтәрләрдә шундый фикер укыдым. Бу фикер белән тулысынча килешәм, шуңа күрә һәр гаиләдә чыннан да җанны җылыта һәм бернигә карамастан тыныч калырга мөмкинлек бирә торган финанс мендәре булуы кирәк.

Финанс куркынычсызлык мендәрен ничек исәпләргә? Башта айлык база чыгымнарының суммасын исәпләп чыгару кирәк. Төп сүз – «база», чөнки керем булмаган очракта, кыйммәтле нәрсәләр сатып алуны, күңел ачу һәм сәяхәтләргә чыгымнарны киметү яхшырак.

База чыгымнарга нәрсәләр керә соң? Менә исемлек: кредит/ипотека яисә фатирны арендалау; дарулар; азык-төлек; балалар бакчасы яисә уку өчен түләү; квартплата; телефон-интернет элемтәсе; юл/машина чыгымнары; кирәк-ярак киемнәрне сатып алу... Өйдән тыш тамак ялгап алу, үзең белән кофе сатып алу,  яңа сумка яки аяк киеменә бәйле чыгымнар монда керми. Иң кирәге генә.

Белгечләр, уртача алганда, зур шәһәрләрдә өч кешелек гаилә өчен база ихтыяҗларына аена 85 000 сумга якын акча кирәк булачак, ди. Мәскәү, Питер күзалдында тотыладыр инде. Хәзер бу сумманы өч айга тапкырлыйбыз. Статистика буенча, бу срок вакытлы кыенлыкларны хәл итү өчен җитәрлек. Димәк, безнең финанс мендәре 255 000 сум булырга тиеш. Финанс куркынычсызлык мендәре - кагылгысыз. Аның үзенчәлеге дә шунда. Андагы акчаны форс-мажор хәл килеп чыкканда туздырырга мөмкин.

Тагын нинди запаслар кирәк? Башка чыгымнар һәм кыйммәтле сатып алулар өчен бездә башка мендәр булырга тиеш. Ул «финанс иреге мендәре» дип атала. Аннан зур сатып алуларга, көтелмәгән чыгымнарга, сәяхәтләргә акча ала алабыз. Ләкин аны кире тулыландыру мөһим. Бу – безнең шәхси банк. Аннан акча алырга һәм аннары кире кайтарырга мөмкин. Финанс мендәре белән болай эшләргә киңәш ителми. Аны бушатып, ә аннары кире тутырмау куркынычы саклана. Мондый запас һәрвакыт кирәк: кинәт эштән куылу очрагына, керем югалса, авырсагыз, башка катлаулы һәм аңлаешсыз хәлләргә юлыксагыз. 

Финанс мендәренең күләмен санап торыргамы? Әйе. Кирәкле сумманы якынча елга бер, ярты ел саен исәпләү яхшырак. Чыгымнар үсеп тора бит: салымнар арта, бензин кыйбатлана һ.б. Сезнең тормыш өчен хәзер җитәрлек булган сумма бәлки бер елдан инде җитмәс. Үз финанс мендәреңне вакыт-вакыт тулыландырырга әзер булыгыз.

Кайда һәм ничек сакларга? Куркынычсызлык мендәрләрен саклау өчен акча салдыру мөмкинлеге чикләнгән кертемнәр туры килми. Мәсәлән, алардан елына бер генә тапкыр акча алырга мөмкин. Шулай ук кечкенә һәм бик үк ышанычлы булмаган банкларны сайларга кирәкми. Әмма акчаны матрас астында да саклап торырга киңәш ителми. Картада калган суммага процентлар түләнә торган иң яхшы 20 банк исемлегенә кергәннәрен сайласагыз, дөрес булачак.  Форс-мажор килеп чыкса, мондый картадан акчаны теләсә кайсы вакытта һәм теләсә нинди күләмдә алырга мөмкин. Алмый торсагыз, процентлар да өстәләчәк.

Сайлау өчен төп критерийлар:
-    банк илнең топ-20 банк исемлегенә керәме? 
-    карта яки счетка хезмәт бушлай күрсәтеләме?
-    картадан яки счеттан теләсә кайсы вакытта һәм күләмдә акча алырга мөмкинме? 
-    картага яки счетка түләүле хезмәтләр бәйләнмәгәнме? (Мәсәлән, смс-хәбәр) 
-    процент биреләме?

Әгәр беренче дүрт сорауга җавап уңай булса, процентлары югарырак булган картаны сайлагыз. Алай да керемне беренче урынга куймагыз: куркынычсызлык мендәренең бурычы - сезгә табыш китерү түгел, ә сезне күңелсезлекләрдән саклап калу.

Акча санаганны һәм сакланганны ярата шул...

Лилия Яфизова

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading