16+

Фоторәсемнәрдә җир җылысы

Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында фотограф-рәссам Юрий Филимоновның иҗат күргәзмәсе эшли башлады.

Фоторәсемнәрдә җир җылысы

Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында фотограф-рәссам Юрий Филимоновның иҗат күргәзмәсе эшли башлады.

Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева: «Юрий Геннадьевич - Казанның фото сәнгате әйдаманы. 1969-1975 елларда «Волга» фотоклубының актив әгъзасы, соңрак клуб җитәкчесе булды. Ул «Волга» клубын кабат тергезеп җибәрде. Юрий Геннадьевич фоторәсемнәрендә җир җылысы тоела», - дип әйтеп үтте. «Юрий Филимонов үзенең туган шәһәре Казанны бик ярата. Шәһәребезнең күренешләре безнең журналда даими басылып килә», - диде «Казань» журналының баш редакторы Юрий Балашов.
Юрий Филимонов, фотоаппаратын асып, Таймыр, Чукотка, Байкал, Алтай, Себер тарафларын йөреп чыккан. «Барлык эшләремне тезеп куйсаң, биш зал да җитмәс иде. Бу экспозициямдә яраткан Татарстанымның һәм Казанымның гүзәл табигатен күрсәтергә теләдем», - ди ул.
1941 елның 29 июлендә - Ватан сугышының тәүге көннәрендә тугангадырмы, Филимоновның әсәрләре күңелләрне нечкәртеп җибәрә. Остага иҗатында уңышлар телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading