Икенче Бөек Ватан сугышы елларында Германия тарафыннан камалышта калган Европа илләрендә Каршылык хәрәкәте барлыкка килә. Географик яктан безнең ил әлеге мәхшәрдә ерак булса да, әлеге хәрәкәттә безнең дә геройларыбыз була. Әмир Үтәшев һәм Зыя Камалов - шулардан.
Әмир Үтәшев (1919-1996) тумышы белән Уфа губерниясенең Каргалы авылыннан. Хисапчы һөнәрен үзләштергән егеткә...
Икенче Бөек Ватан сугышы елларында Германия тарафыннан камалышта калган Европа илләрендә Каршылык хәрәкәте барлыкка килә. Географик яктан безнең ил әлеге мәхшәрдә ерак булса да, әлеге хәрәкәттә безнең дә геройларыбыз була. Әмир Үтәшев һәм Зыя Камалов - шулардан.
Әмир Үтәшев (1919-1996) тумышы белән Уфа губерниясенең Каргалы авылыннан. Хисапчы һөнәрен үзләштергән егеткә сугыш михнәтләрен шактый кичерергә туры килә: 1942 елда яралану, госпитальдә дәвалану, тиф ияртү, әсирлеккә эләгү, Александр Николаев исемен алу. Соңгысы - документларны башка кеше исеменә алыштыру - юктан булмый. Әсирлеккә эләккәч, немецлар тиф белән авыручыларның барысын да үтерергә боера, Әмир әфәнде исемен алыштырып, исән кала. Ул «Идел-Урал» легионында да катнашкан. Сугышчыларны Советлар Союзына каршы көрәшер өчен махсус әзерли дошман ягы, әмма ниятләре барып чыкмый. Легионда фашистка каршы яшерен төркемнәр оеша. Үтәшев Муса Җәлил белән дә күрешә. Шагыйрьнең Моабит дәфтәрләрен саклап калуда да Әмир аганың өлеше бар. 1943 елда Үтәшев Франциянең Ле-Пюи шәһәренә җибәрелә. Монда дошманга каршы тору хәрәкәте белән элемтәгә чыгып, немец хәрбиләренең эше турында мәгълүмат җиткереп тора. Бер елдан үзе дә партизаннар ягына күчә. Дошманга каршы хәрәкәттә Үтәшев «рус» партизаннары отрядын җитәкли, бик кирәкле, билгеле кешегә әйләнә, хәтта немецлар аның «башы өчен» зур суммада акча да вәгъдә итәләр. Сугыштагы батырлыклары өчен Әмир ага ике француз Хәрби кресты белән бүләкләнә, француз армиясенең капитаны итеп билгеләнә. Ә менә сугыштан соң Үтәшевнең тормышы авыррак була. 1945 елда, туган ягына кайтуга, аны кулга алалар. 25 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1962 елда герой реабилитацияләнә. Соңгы көннәрен Үтәшев Баулыда, Казанда үткәрә.
Зыя Камалов (1920-2006) хәзерге Апас районы Багыш авылында туган. Кызыл Армия сафларына эләккәнче, егет колхозда эшли. Фельдшер белгечлеген үзләштерә. 1941 елның август башында Камалов сугышкан часть Украинада Уман районы тирәсендә камалышта кала. Әлеге мәхшәрдә 100 меңнән артык совет сугышчысы һәлак була. Камалов әсирлеккә эләгә. 1943 елда Франциягә җибәрелә. Камалов әсирлектән француз партизаннары ягына кача ала. Аны башта кабул итмиләр, шикләнәләр, сыныйлар. Дошманнар саклый торган тимер юлы күперен шартлатырга кушалар. Камалов биремне уңышлы үти. «Серж» отрядында разведкаларга йөри башлый. Уңышлары өчен француз медаль, орденнары белән бүләкләнә, капитан дәрәҗәсен ала. Соңыннан Кызыл Армия сафларына кире кайтып, Зыя әфәнде 1945-1947 елларда Германиядә хезмәт итә. Кызганыч, Камаловны да, ил дошманы дип, 20 елга тимер рәшәткә артына ябалар. Сталин үлеменнән соң гына, 1955 елда иреккә чыга ул. Озак еллар Казанда ГИДУВта эшли.
Француз партизаннары - якташларыбызның батырлыклары турында 1990 елларда гына белә җәмәгатьчелек. Француз хакимияте аларның дәүләткә күрсәткән ярдәмнәрен бәяләп, пенсия түли башлый. Зыя Камалов «Круа де комбатан» француз Алтын Кресты белән бүләкләнә. Әмир Үтәшев «Комбатан волонтёр» француз каршылыгы төбәкара ветераннар берләшмәсенең «Идел-Урал» секциясен оештыруда башлап йөри.
Илдар Вәлиуллин,
Төбәкне өйрәнү һәм энциклопедия
институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар