16+

Гагаузлар Казанга җыелды

15-17 мартта Гагаузия һәм Татарстан арасында һәрьяклы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырыла. Кичә шул уңайдан Милли китапханәдә Гагаузия автономия төбәге берлегеннән килгән кунаклар һәм Татарстан язучылары, шагыйрьләре очрашты.

Гагаузлар Казанга җыелды

15-17 мартта Гагаузия һәм Татарстан арасында һәрьяклы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырыла. Кичә шул уңайдан Милли китапханәдә Гагаузия автономия төбәге берлегеннән килгән кунаклар һәм Татарстан язучылары, шагыйрьләре очрашты.

Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, Мәдәният көннәре 1999 елда Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия автоном - территориаль берәмлеге тарафыннан имзаланган килешү нигезендә оештырылды. Татар һәм гагауз халкын уртак төрки тамырлар берләштерә. Безгә аларның мәдәнияте белән якыннан аралашу мөмкинлеге туды. Татарстанда 173 милләт вәкиле булса, шуның 75 е гагаузлар", - дип сөйләде.

Молдова республикасының автоном - территориаль берәмлеге башлыгы урынбасары Олеся Танасогло үзенең чыгышында гагаузларның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде. - Без тамырларыбыз бер булуы белән горурланабыз. Бездә өч дәүләт теле: гагауз, рус, молдова. Барлык мәктәпләрдә дә 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр гагауз теле укытыла. Гагауз мәдәнияте, гореф - гадәтләре өйрәтелә. Музейлар эшли. Милли һәм музыкал театрлар эшли. Без башка илләрдә яшәүче гагаузларны җыеп халыкара конгресслар үткәрәбез. Безнең сездәге Сабантуй бәйрәме кебек язгы чәчүдән соң һәм көзге уңышны җыеп алгач бәйрәмнәр оештырыла. Гагаузиядә өч район бар. Халкы 160 меңнән артык", - ди ул.

Татарстан дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев гагаузлар турында:" Аз санлы булсалар да без аларны зур халык дип саныйбыз. Без берләшергә тиеш. Аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр бар", - диде.

Мәдәният һәм туристлык идарәсе җитәкчесе Василиса Петрович: "Бездә гагауз җырлары, фольклор фестивальләре уза. Мәдәният һәм сәнгать үсә. Тик әлегә театрлар бик яшь", - дип ассызыклады.
Китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина кунакларны эшчәнлекләре белән таныштырды. Ул Әдһәм Тенишевның гагаузларга багышланган китабының күчермәсен кунакларга бүләк итәчәкләрен әйтте.

Гагауз язучыларының әсәрләре дә Милли китапханәгә бүләк итеп бирелде. Китапханәдәге күргәзмәдә гагауз язучыларының китаплары, гагауз телендәге библия, яшь язучылар альманахы, балалар журналлары куелган иде.

Кичен Качалов исемендәге зур рус академия театрында Гагаузия сәнгать осталары концерты булды.

Шамил Абдюшев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading