16+

Гаилә – җәмгыятьнең рухи маягы

Башир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта “Волга” экспертлар клубының быелгы тәүге утырышы булды. Көн тәртибенә Гаилә елы һәм “Демография” илкүләм проекты куелды.

Башир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта “Волга” экспертлар клубының быелгы тәүге утырышы булды. Көн тәртибенә Гаилә елы һәм “Демография” илкүләм проекты куелды.

Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үзенең чыгышында 2024 елның Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителгәнлеген искәртте. 
— Гаиләнең дәүләткүләм югарылыкка күтәрелүе бик урынлы. Татарстанда гаиләләрне социаль яклауга зур әһәмият бирелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә күп балалы гаиләләрнең балалары балалар бакчасыннан бушлай файдалана. “Демография” илкүләм проекты кысаларында республикада 35 мең кеше бушлай алмаш һөнәрләргә укыды,-диде Эльмира Зарипова.
Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары - статс-секретарь Андрей Пудов традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү мәсьәләсен алга сөрде. 
— Россия гаиләсенә кушылдык, без - россиялеләр. Традицион гаиләне саклау мөһим. Яшьләр кире үз төбәгебезгә кайта башлады. Аларны торак белән тәэмин итү сорала хәзер. Эш урыннары булдырыла. Татарстанның ярдәмен тоябыз, сезнең эшләрдән үрнәк алабыз, - диде Луганск Халык Республикасының сәламәтлек саклау министры Елена Макаренко.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова илебезгә каршы гибрид сугыш алып барылган бер вакытта демографиянең җитди мәсьәлә булып әверелүен әйтте. 
— Гаилә-илнең киләчәге. Эш белән тәэмин итүгә игътибарны көчәйтү кирәк. Кешенең тотрыклы эш урыны булса, ул гаилә кору һәм балалар үстерү турында уйлана башлый,-диде Ольга Павлова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading