16+

Гаиләдә бер-береңә ышаныч кирәк

«Балачагымда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Хыялланган барлык теләкләрем тормышка ашып барды. Әти-әнием мине гел аңладылар. Төрле эшкә төшендергәннәре өчен, иң мөһиме - шул хезмәттән тәм табарга өйрәткәннәре өчен аларга бик рәхмәтлемен», - ди Тукай районының Сәмәкәй авылыннан Әлфирә Исхакова.

Гаиләдә бер-береңә ышаныч кирәк

«Балачагымда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Хыялланган барлык теләкләрем тормышка ашып барды. Әти-әнием мине гел аңладылар. Төрле эшкә төшендергәннәре өчен, иң мөһиме - шул хезмәттән тәм табарга өйрәткәннәре өчен аларга бик рәхмәтлемен», - ди Тукай районының Сәмәкәй авылыннан Әлфирә Исхакова.

Ул кечкенәдән ишле гаилә турында хыяллана. Балаларны яратуы, гел сабыйлар янәшәсендә буласы килү теләге аңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч бирә.
- Балачактан ук, биш балам булсын иде, дип хыялландым. Әмма ирем Раиф белән улларыбыз Илнар, Илмирны гына тәрбияләп үстердек. Ходай мине кабат ана булу мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Катлаулы операциядән соң бала табарга ярамады. Ә мин бик тә кыз турында хыялланган идем. Юк, идән юып, миңа булышсын өчен түгел, курчак уйнаганын күрергә, хатын-кызларча серләр бүлешер өчен, матур күлмәкләр кидереп, лента белән чәчләрен үрер өчен теләдем мин кыз бала. Кызымда хатын-кыз, чын ана тәрбиялисем килде. Озак уйлаганнан соң, балалар йортыннан сабый алсак, ничек булыр икән, дип, иремә мөрәҗәгать иттем. Тормышыбыз җитеш ләбаса. Балаларым, ирем мине аңлады. Төпле карарга килгәч тә, дүрт ел эзләдек ул кызны. Ниһаять, Әгерҗе районы балалар йортына баргач, апалы-сеңелле кызларга күзебез төште. Альбинага - 10, Әлфинәгә - 8 яшь. Шул көнне ук кызларны гаиләбезгә алып киттек, - дип искә ала Әлфирә апа.
Шул көннән үк гаиләбез бәхет белән тулды, диләр Исхаковлар.

Мәхәббәт, ягымлылык, үзара татулык, дуслык, хезмәт сөю - барысы да кызларга гаиләгә ияләшергә ярдәм итә. Алар яңа әти-­әниләрен, абыйларын шунда ук үз күрә. Әлфирә апа кызларны кул эшләренә дә өйрәтә. Хәзер Әлфинә белән Альбина камыр ризыклары да пешерә, чигә, тегә, өй эшләрендә дә булыша.
Бүген Әлфирә апа дәү әни. Оныклары Самир бе­лән Әмир аларда еш кунак.

- Язмыш тарафыннан кыерсытылган ике кызга яңа тормыш бүләк итә алуыбызга Ходайга рәхмәтлебез. Гаиләбездә алган тәрбия орлыкларын үз гаиләләренә дә күчерә алсыннар, бәхетле булып яшәсеннәр иде. Нык гаиләдә бер-береңә ышаныч булырга тиеш. Шулай ук гафу итә белергә өйрәнергә дә кирәк, - ди Рәүф абый белән Әлфирә апа.
Әлфирә апа хәзерге вакытта Сәмәкәй авылы мәдәният йортын җитәкли. Әниләренә ярдәм итәр өчен, балаларга да мәдәни тормышта еш катнашырга туры килә. Шул рәвешле, җырлап-биеп кенә яши гаилә. Узган ел «Нечкәбил» республика бәйгесендә катнашып, «Халык гореф-гадәтләре» номинациясендә каз өмәсе күренешен тасвирлап, Әлфирә апа беренче урынны яулаган.


Сүз уңаеннан, 1 июльгә кадәр, «Нечкәбил - 2016» бәйгесендә катнашу өчен, гаризалар кабул ителә. баласы булган, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклап килгән, үзенең һөнәри осталыгы белән горурлана алган республикабызда яшәүче теләсә кайсы хатын-кыз «Нечкәбил» бәйгесендә катнаша ала. Бәйге берничә этапта узачак, сайлап алу турыннан узган катнашучылар ярымфинал өлешендә ире, балалары белән чыгыш ясарга тиеш була. Гаиләләр үзләренең яраткан ризыкларын жюрига тәкъдим итәчәк. Финалда исә тамашачылар республикабызның иң күркәм гаилә чыгышларын һәм җиңүчеләрне күрә алачак. Бәйге турында тулырак мәгълүмат www.nechkebil.ru сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading