16+

Кайгыртучан әни нинди булырга тиеш?

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге оештырган «Кайгыртучан әни» («Заботливая мама») бәйгесенә йомгак ясалды.

Кайгыртучан әни нинди булырга тиеш?

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге оештырган «Кайгыртучан әни» («Заботливая мама») бәйгесенә йомгак ясалды.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, җиңүчеләрне котлап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауның, гаи­ләдә балаларга өйрәтүнең бик зарури булуын әйтте.

- 2016 елда Дәүләт автоинспекциясенә - 80 ел, бүләкләр тагын да зуррак булачак. Конкурста тагын да күбрәк гаиләләр катнашсын, - диде республиканың баш автоинспекторы.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков әйткәнчә, бу бәйге инде җиденче елын үткәрелә. Монысына йөзгә якын иҗат эше тәкъдим ителгән. Үзенең улы Савелий белән бала арбасын яктылык кайтаручы элементлар белән бизәгән Лилия Козырева җиңүче булды. «Бала иминлеге» номинациясендә исә Зөлфия белән Мәрьям Җаппаровалар, Виктория белән Кәрим Гулиевларга тиңнәр булмады.

Альбина Варламова, Анастасия Цветаева, киемнәрне яктылык кайтаручы элементлар белән бизәгәндә, милли бизәкләрне дә истән чыгармаганнар. Эльза Сафина, Лана Ручкина, Гүзәл белән Дарина Варламова, Ангелина белән Елизавета Варламовалар шулай ук җиңүчеләр булып танылдылар. Үзенең балалары Йосыф, Әминә, Ильяс белән Гөлчәчәк Габдуллина «Иминлек - гаилә кыйммәте» номинациясендә беренчелеккә иреште. Якупов­ларны исә тамашачылар мәхәббәтен яулаган гаилә буларак билгеләп үттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading