16+

Гамьсезләрдән түгел ул

«Җайсыз» кеше турында җайлы мәкалә

Гамьсезләрдән түгел ул

«Җайсыз» кеше турында җайлы мәкалә

Була шундый шәхесләр - булмышы һәм яшәү рәвеше, хезмәте һәм эш- гамәлләре, максаты һәм уй-ниятләре, акыл зирәклеге һәм фикри сүзе белән дөньяга нур чәчә, халык һәм милләт, туган тел һәм дин язмышы өчен җанын фида кылырга әзер көрәшчегә әйләнә. Шушы көннәрдә 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләүче Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов шундый затлы затлардан.

Республикада беренче ачылган һәм бүген дә җисеме исемен аклап килгән Бәләбәй татар гимназиясенең алыштыргысыз җитәкчесе булып ул инде егерменче уку елын башлый (гимназия 20 ел элек, нәкь аның туган көнендә - 31 августта ачылган иде). Директор күзе күрмәгән, директор кулы тимәгән бер генә нәрсә дә юк анда дисәм, хаталанмам. Ул гынамы, аның тырышлыгы һәм инициативасы белән шул ук, 1995 елның гыйнварында уку йортының сәнгать бүлекчәсе эшли башлады, ә 2011 елда милли рухта тәрбияләүче балалар бакчасы ачылды. Уку йортын тәмамлаган егетләр һәм кызлар Нурмөхәммәт абыйлары үрнәгендә Казанга укырга юл тота, алай гына да түгел, ул барысын алдан белешеп, аларны үзе алып бара, урнаштыра.
Аны шәһәрдә һәм районда гына түгел, республикада, хәтта Татарстанда, Казанда яхшы беләләр. 80-90 нчы елларда төбәктә татар хәрәкәтен җанландыруда, мәктәпләрдә туган тел дәресләрен укытуга ирешүдә башлап йөрүчеләрнең берсе ул булды. Бүген дә нәкъ шундый: ялкынлы, тирән фикерле сүзе белән халык алдына чыга, Бәләбәй шәһәренең Тарихи мәчетен тергезү, халыкка кайтару, аның тирәсендәге мутлашуларны тамырыннан йолкып ату өчен иң алдан йөреп, бүген дә аңа һәрдаим һәм рухи, һәм матди ярдәм күрсәтә...
Нурмөхәммәт Хөсәенов усал түгел, әмма кызыксындыру юлы белән һәр баланың дәрестә теманы өйрәнү процессына катнашуын таләп иткән укытучы ул. Максаты - укучыларын логик һәм иҗади фикерләргә өйрәтү, дөньяга киң карашлы итеп әзерләү. Шуңа күрә нәкъ тарих, татар халкы тарихы фәнен алып баруы очраклы түгел.
- Татар, гомумән, дөнья тарихындагы яңалыкларны эзләп табып, өстәмә материал күп бирәм, төгәл булырга, конспект язарга өйрәтәм, - ди укытучы. - Бишенче класста укыганда еш кына «ике»леләр каптырган балаларга 10-11 нче классларга җиткәч, гел «бишле» куям, чөнки алар фикерли белә, бәхәсләшә, кызыксына.
Биредә классларда заманча технологиялар, компьютерлар җитәрлек булса да, китап культы хөкем сөрә! Директорның эш бүлмәсенә килеп керү белән китапларның, әйтергә кирәк, сирәк басмаларның, күплегенә игътибар итәсең, фатирында да шул ук хәл. Ә уку йорты китапханәсе нинди бай! Җитәкче китапларга бервакытта да акча кызганмый - Казаннан йә үзе алып кайта, йә кайтарттыра. Ә бәйрәмнәрдә, төрле бәйгеләрдә җиңгән балаларга иң зур бүләк итеп китап тапшырыла.
Өстәлемдә яткан зур калын «Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге»н янә актарам. Күптән түгел генә дөньяга чыккан 636 битле бу хезмәт исәп буенча бишенчесе. Авторы - Нурмөхәммәт Хөсәенов.
Холык-фигыле белән куркаклардан, түрәләргә тәлинкә тотучылардан, ярамсаклардан, караны ак дип күзгә төртүчеләрдән булмаганга, кайберәүләр өчен ул «җайсыз» кеше. Килешегез, бүген, хәер, ул гел шулай булды һәм булган, үз һәм халкың вөҗданы кушканча яшәү Нурмөхәммәт Хөсәенов шикелле бик сирәк принципиальләрнең генә кулыннан килә.
Әти-әнисе Нури белән Ямниха рухы яшәгән туган авылы аңа бик кадерле. Монда аның балачагы үткән, монда ул мәңгелек мәхәббәтен тапкан, тәүге лидерлык сыйфатлары монда бөреләнгән… Туган җиренә рәхмәтле авыл баласы Мәнәвез-Мәскәүнең күп авыллар кебек заман (заманны кешеләр тудыра) кыерсытуларына дучар булуын, күтәрәмгә калуын читтән тыныч кына күзәтүче түгел. 80 нче елларда авылга юл, кибет төзеттергән, авыл мәчете артыннан йөреп, аны ачтыруга ирешкән; ханнар нәселеннән булган Нугай улы Тәкә батырның туздырылган Курган зиратын тәртипкә китергән. Гимназия укучылары һәм укытучылары, Татар иҗтимагый үзәге сәхнә осталары белән кайтып, Сабантуйлар, концертлар оештыру, Корбан бәйрәмнәрендә корбан чалдырулар авылга рухи көч-куәт өсти.
Максатчан шәхеснең изге хыялы - яңа балалар бакчасы, гимназиягә янкорма һәм интернат төзү. Ул булса, бөтен тирә-юньдәге татар балалары туган телне камил өйрәтүне, сыйфатлы белем һәм әдәп-әхлак тәрбиясе бирүне кыйбла итеп алган шушы уку йортында укырлар иде, дип хыяллана. Булдырыр да, һәр эшен изге бисмилладан башлый бит ул.

Безнең белешмә
Нурмөхәммәт Хөсәенов 1954 елның 31 августында Бишбүләк районының Мәнәвез-Мәскәү авылында туган. 1987 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. 1994 елдан бүгенге көнгә кадәр Бәләбәй татар гимназиясе директоры булып эшли. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, мәгърифәтче Һади Атласи исемендәге премия лауреаты. Ул җитәкләгән гимназия Мәгариф министрлыгы дипломына һәм К.Насыйри исемендәге премиясенә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 1 миллоион сум күләмендәге грантына лаек.

Кыска сораулар - кыска җаваплар
- Нурмөхәммәт әфәнде, Сез тормыштан уңдыгызмы?
- Ходайга рәхмәтлемен, мин бәхетле, чөнки яраткан эшем, яраткан хатыным, аз булса да, тугры дусларым бар. Татар кызына өйләнгән улым Илдар Татар энциклопедия институтының аспирантурасын тәмамлый. Күңелемдә әтием белән горурлану тойгысы яши, миндә аның холкы.
- Сезнең өчен исемнәр, регалияләрнең әһәмияте бармы?
- Луль (нуль сүзен шулай ди).
- Тормышта үзегез горурланган һәм үкенгән эш-гамәлләрегез?
- Бу дөньяда юкка яшәмәдем, күп нәрсәләр эшләнде. Ләкин өлгермәгән әйберләр бар…
- Күңелегез бүген дөнья белән гармониядәме?
- Юк, халык, тел, киләчәк буыннар язмышы өчен җан әрни.
- Тарихчылар галим булырга, чынбарлыкны бозмый язарга тиеш, ә чынлыкта ул үзгәртелеп тора. Тарихчы буларак, бу җәһәттән нәрсә әйтерсез?
- Дөнья берзаман ялгыш юлдан борып җибәрелгән һәм ул шулай бара. Билгесез акыл иясе: «Тарих - үткәнгә караган сәясәт ул. Кем тарих белән идарә итә, шул киләчәк белән идарә итә», - дигән.
- Гимназия директоры булып эшләмәсәгез, кем булыр идегез?
- Бәлки, журналист. Кем булып эшләсәм дә, милләтемә хезмәт итәр идем.
- Хөсәенов ялын ничек үткәрә, яраткан шөгылегез?
- Китаплар дөньясында казыну.

Бәләбәй татар гимназиясе турында
* Россия Мәгариф министрлыгы фәкать өч-дүрт ел элек инглиз телен 2 нче сыйныфтан укытуны программага кертте, ә гимназиядә ул ачылган көненнән, ягъни 1995 елдан укытыла.

* 19 ел дәверендә җинаять, хәтта административ җаваплылыкка тарттырылган бер укучы да булмаган. Гимназиядә кулына тәмәке тоткан баланы да күргән очрак юк.

* Өч ел элек дәүләт уку программасына балалар сәламәтлеген ныгыту максатыннан чыгып, атнасына гамәлдәге ике физкультура дәресенә өченче дәрес өстәде. Гимназиядә исә 15 ел элек махсус «Сәламәтлек» программасы булдырылып, аңа ярашлы иртәнге зарядка һәм озын спорт тәнәфесе кертелде. Моңа бәйле бер күрсәткеч - уку йортының бер мәртәбә дә карантинга ябылганы юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading